Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк

2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтенн...

2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүгенге көндә 44 фельдшер-акушерлык пункты югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларның 2018 ел ахырында файдалануга тапшыру күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ерак авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы һәм үтемле медицина хезмәте күрсәтүне максат итеп куя.
Биш ел эчендә Татарстанда гомуми бәясе 1,03 миллиард сум тәшкил иткән 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. 2017 елда 42 модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ