Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссиясенең составы быел көзен алышыначак

Быелның көзендә тоткыннарның хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү белән шөгыльләнә торган Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссияләренең составы Россиянең 44 төбәгендә (шул исәптән, Татарстанда да) тулысынча яңа...


Быелның көзендә тоткыннарның хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү белән шөгыльләнә торган Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссияләренең составы Россиянең 44 төбәгендә (шул исәптән, Татарстанда да) тулысынча яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
ТАСС агентлыгы РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе Валерий Фадеевка сылтама белән хәбәр иткәнчә, 19 июльдә «Российская газета»да комиссияләр составына кандидатлар күрсәтү процедурасының башлануы турында рәсми рәвештә игълан ителәчәк.
Шул ук вакытта, Фадеев кандидатлар күрсәтү процессын шактый катлаулы дип атады. «Закон нигезендә, кандидатларны бары тик иҗтимагый берләшмәләр генә күрсәтә ала. Шуңа күрә иҗтимагый оешманың рекомендациясе кирәк», - дип ачыклык кертте ул, шулай ук дәгъвачы һәм аның якын туганнарының моңа кадәр хөкем ителмәве турында белешмәләр кирәк дип тә искәртте.
Күзәтүчеләр комиссиясенә кандидатлар күрсәтү процедурасы октябрь аенда төгәлләнәчәк, шуннан соң Россия Иҗтимагый палатасы советы Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссияләренең яңа составлары өчен тавыш бирәчәк.
ТР Иҗтимагый күзәтүчеләр комиссиясенең бүгенге көндә гамәлдә булган дүртенче составының вәкаләтләре 20 октябрьдә төгәлләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ