Татарстанда көчле җил көтелә һәм 24 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда көчле җил көтелә һәм 24 градуска кадәр җылытачак
Фото: © «Татар-информ»

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һәм явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һава 24 градуска кадәр җылыначак. Төньяк, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5–10 метрга, урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитә.

Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәгенең айлык фаразы буенча, быел сентябрьнең гадәттәгедән корырак һәм җылырак булачагы хәбәр ителгән иде. Көзнең беренче аеның икенче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак була.

tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.