Татарстанда ковидтан үлүчеләр саны 781гә җитте

Узган тәүлектә Татарстанда җиде кеше коронавирустан вафат булган. Шулай итеп, республикада барлыгы 781 кеше ковидтан үлде.

«Үлем сәбәпләре аутопсия нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан 1941, 1946 һәм 1953 елгы өч ир-ат, 1940, 1944, 1949 һәм 1971 елгы дүрт хатын-кыз вафат булган. 

Чыганак: «Татар-информ»

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.