Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда татар телендәге атамаларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башлана

Татарстанда рәсми атамаларда һәм татар телендә язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды. Ул 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.«Узган ел „Халык контроле“ мәйданчыг...

Татарстанда рәсми атамаларда һәм татар телендә язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурс башланды. Ул 1 марттан 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Узган ел „Халык контроле“ мәйданчыгында Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән татар телендәге атамаларда һәм язмаларда, торак йортлардагы урам исемнәре, мәгълүмат такталарында һәм юл күрсәткечләрендәге хаталарны ачыклау буенча конкурс үткәрдек. Конкурс җиңүчесе системага 2253 хәбәр җибәргән, ул шулкадәр хата тапкан. Әлбәттә, алар барысы да төзәтелде», — диде Татарстан Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.
Сабурская шулай ук конкурс шартларында үзгәрешләр турында сөйләде. Конкурста Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) авторизация узган, шулай ук Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр җибәргән гражданнар катнаша алачак. 
«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ