Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

15 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явача...

15 октябрьдә, Татарстанда аномаль җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак.
Моннан тыш, Татарстанда, Казанны да кертеп, көньяк-көнчыгыштан төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көчле җил була. Секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә төбәк буенча һава температурасы +3...+8 градус җылы булачак. Көнчыгыш районнарда -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава +11...+16 градуска кадәр (ТР башкаласында — +14 градуска кадәр) җылыначак.
Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә Татарстанда температура фоны бераз кимиячәк. Бераз яңгыр явып узу ихтималы бар.
(tatar-inform)
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ