Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда һөнәри осталык буенча чемпионатларның төбәк этаплары старт ала

Республикада 13 марттан 7 апрельгә кадәр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының һәм 298 компетенция буенча югары технологияләр чемпионатының төбәк этаплары узачак.13 мартта «Профессионаллар» һ...

Республикада 13 марттан 7 апрельгә кадәр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының һәм 298 компетенция буенча югары технологияләр чемпионатының төбәк этаплары узачак.
13 мартта «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының һәм Татарстан Республикасының югары технологияләр чемпионатының 2023 елгы төбәк этабы башлана. Ярышлар Татарстан Республикасының 22 шәһәрендә һәм авылында 82 мәйданчыкта узачак, болар: Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Зур Әтнә, Кукмара, Лубян, Яныл. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча сайлап алу ярышларында һәм ике чемпионат финалларында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасының киңәйтелгән составы төзеләчәк.
Югары технологияләр чемпионаты финалы Бөек Новгород шәһәрендә 10-15 сентябрьдә узачак. Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы Санкт-Петербург шәһәрендә 27 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк.
«Профессионаллар» чемпионатының һәм Югары технологияләр чемпионатының региональ этабын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Профессионаллар үсеше үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ