Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанлылар перспектив һөнәрләргә бушлай өйрәнә ала

Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Укыту «РФ цифрлы икътисады»...


Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә




Укыту «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел «Цифрлы икътисад» программасында катнашып, түбәндәге категория гражданнары укыту узарга мөмкин:

  1. Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы инвалидлар һәм эшсезләр (уку бушлай).

  2. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм хезмәт хаклары уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган ата-аналар һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән эшсезләр (75% күләмендә ташлама).

  3. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм төбәк буенча уртачадан күбрәк хезмәт хакы алучы ата-аналар; югары уку йортлары, техникумнар һәм көллият студентлары; шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хезмәт хакы уртача төбәкнекеннән түбән булган гражданнар (50% күләмендә ташлама).


Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ