Татарстанның кайсы объектлары ЮНЕСКОга кертелер?

Тиздән Татарстандагы дүртенче объектның ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе ихтимал.

Мәгълүм булганча, дөньядагы 1100 ләп тарихи объект инде ЮНЕСКОның әлеге исемлегендә. Шуларның бары тик утызы гына – Россия территориясендә. Әнә шул объектларның да өчесе безнең Татарстанга карый. Болар – «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Болгар тарих-архитектура заповеднигы, Зөя утравындагы Успение соборы. Һәм менә республикабыз территориясендәге бик тә уникаль дүртенче объект якындагы бер-ике елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегендә кертелер шикелле. Ул – КФУ карамагындагы Казан астрономия обсерваторияләре.

Ике гасырдан артык тарихы булган Казан астрономия фәнни мәктәбе галимнәренең дан-шөһрәте күпләргә мәгълүм. Әйтик, астроном Иван Симонов Россиядә беренчеләрдән булып 1835 елда Җир магнетизмын өйрәнүгә алына. 1860 елда астроном Мариан Ковальский беренче булып Галактика әйләнеше турында математик мәсьәлә төзи, Кояш хәрәкәтен өйрәнү өчен яңа ысул тәкъдим итә. Астроном Дмитрий Дубяго Казанда беренче булып Айның физик либрациясен өйрәнә. Ә инде кометалар хәрәкәте теориясен өйрәнүгә зур өлеш керткән Александр Дубягоның исеме үзе ачкан ике кометага һәм кече планетага бирелә. Дмитрий Мартынов һәм аның шәкертләренең фәнни хезмәтләре нәтиҗәсендә узган гасырның 30 – 40 нчы елларында Казан үзгәрешле йолдызларны фәнни өйрәнү үзәгенә әверелә.

XXI гасырда да Казан астрономнары – фундаменталь астрометрия, йолдызлар физикасы өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре белән дөнья фәне үсешендә әйдәп баручылардан.

Хәзер инде шундый мәртәбәле Казан астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча максатчан чаралар күрелә, аерым алганда, халыкара форумнар уздырыла. Моңарчы шундый ике халыкара чара булып узган иде инде: 2019 елда Казанда «Астрономия һәм дөньякүләм мирас» дигән форум уздырылган булса, быелның март аенда «КФУ карамагындагы астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау турындагы Конвенциясе таләпләренә яраштыру турында» дигән темага фәнни семинар оештырылды. Һәм менә кичәле-бүгенле КФУда «Казан университеты астрономик обсерваторияләре дөньякүләм мәдәнияттә һәм фәндә» дигән темага багышланган халыкара «түгәрәк өстәл» уза. Беренче космонавт Юрий Гагаринның Җир тирәли очышына 60 ел тулу һәм Россиядә 2021 ел – Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителү уңаеннан оештырылган бу мөһим чара эшендә Германиянең Гамбург, Словакиянең Гурбаново, Венгриянең Конколи, Франциянең Париж, Россиянең Пулково обсерваторияләре –дөньяның барысы 9 иле галимнәре, дәүләт корпорациясе, Роскосмос белгечләре дә катнаша.

Әлеге халыкара чараның әһәмиятенә, аның ничек узуына багышлап, бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның бер төркем галимнәре катнашында матбугат конференциясе дә булып узды.

                   Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.