Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таткрафт 2.0» турнирында катнашып, акча от

Нинди генә конкурс-бәйгеләр юк хәзер: алар белән берәүне дә шаккатырып булмас кебек. Тик шулай да әле узган елның июлендә генә бер төркем волонтёрлар тырышлыгы белән уйлап табылган «Миллиард.Татар» пр...

Нинди генә конкурс-бәйгеләр юк хәзер: алар белән берәүне дә шаккатырып булмас кебек. Тик шулай да әле узган елның июлендә генә бер төркем волонтёрлар тырышлыгы белән уйлап табылган «Миллиард.Татар» проекты саналган «Таткрафт» конкурсы хакында күпләрегезнең ишеткәне дә юктыр әле. Шулай булмаса аның ноябрь аенда төгәлләнгән беренче турнирында нибары 15 кеше генә катнашмаган булыр иде. Әле анда да Татарстан вәкиле түгел, ә ут күршебез булган Башкортстанның Эстәрлетамак каласыннан 9 нчы сыйныф укучысы Артём Леонтьев дигән үсмер егет җиңүче дип табылган бит! Конкурс бик тә үзенчәлекле үзе. Аның беренче турнирында Казандагы һәм Татарстандагы тарихи объектларның виртуаль макетларын төзеп тәкъдим итәргә тиешләр иде. Әйтик, беренче турнирның абсолют җиңүчесе булган Артём Кол Шәриф мәчетенең, Казан Кремленең, Болгардагы Ак мәчетнең һәм Татарстан Министрлар Кабинеты бинасының виртуаль макетларын ясап жюридагыларны шаккатырган!  Әле шулар өстенә төзергә дә тотынылмаган Казанның Җәмигъ мәчетенең визуаль макетын үзе күзаллавынча, үзе хуп күргән төзелеш материалларыннан файдаланып төзеп күрсәткән.
Кулыгыз һөнәр белә икән, фантазиягез бай икән – рәхим итегез: бүгеннән «Таткрафт» конкурсының икенче турнирына старт бирелде һәм 10 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы Татарстандагы үзең хуп күргән теләсә кайсы тарихи объектның виртуаль макетын ясап катнашырга мөмкин. Аерым алганда, Казан, Чаллы, Алабуга, Болгар, Әлмәт, шулай ук Уфа корылмалары күздә тотыла. Шулай ук Идел буе Болгары мәркәзе булган Биләр каласында кайчандыр булган корылмаларны үзең күзаллаганча макетларын ясап та катнаша аласың.
Бу бәйгенең приз фонды 25 мең сум. Быел исә акчалата бүләк, узган елдагыдан аермалы буларак, өч җиңүчедән тыш, эше жюри тарафыннан биш баллдан күбрәк бәя алган барлык катнашучыларга да биреләчәк.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ