Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татмедиа» делегациясе Кырым телерадиоканалларында кунакта

Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре «Кырым-татарлар иҗтимагый телерадиокомпаниясе», «Крым24» каналы, «Радио «Крым.Точк...

Бүген «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре «Кырым-татарлар иҗтимагый телерадиокомпаниясе», «Крым24» каналы, «Радио «Крым.Точка»да булдылар. Экскурсия барышында Кырымдагы хезмәттәшләребез үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

«Бездә күп еллык тәҗрибә туплаган профессионаллар эшли, кемнедер монда тәрбиялибез. Туган телен белгән яшь буынны күрәсе килә. Чынлыкта, бу вакыт таләбе. Без ярымутрауның барлык кырымтатарлар басмалары белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең җитәкчелеккә зур рәхмәт, 2015 елдан башлап республика башлыгы каналны техник җиһазландыруда булышлык күрсәтә. Без камераларны да, студияләрне дә яңарттык, бик зур мөмкинлекләре булган экран алдык, аный экран хәзер Кырымның бер генә телеканалында да юк», – дип сөйләде Казаннан килгән кунакларга «Миллет» ОКТРК һәм «Ватан седасы» радиосы генераль директоры Лилия Веджатова.

Шамил Садыйков хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде, Татарстан өчен ул бик файдалы булачак, дип билгеләп үтте. «Кырымның милли ММЧ өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе бар, безнең өчен бу бик кызыклы. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте – 100 дән артык ММЧ –газета, журнал, телеканалларны берләштерә торган уникаль медиахолдинг. Без социаль челтәрләрдә актив эшлибез. Берничә ел элек үз медиамәктәбебезне булдырдык. Заманча медианың төп бурычы – яңа технологияләр, аларны вакытында кертә, үзгәртә белү. Шул ук вакытта традицион ММЧлар – газета һәм журналларны саклап калырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

Хәзерге вакытта Татарстан делегациясе Кырым Республикасының Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры Михаил Афанасьев катнашындага панель дискуссиядә катнаша.
Дискуссиянең модераторлары – «Кырымская газета» газетасы редакциясе һәм «Кырым журналы» иҗтимагый танып-белү журналы баш мөхәррире Мария Волконская һәм «Кырым-татарлар иҗтимагый телерадиокомпаниясе» генераль директоры Лилия Веджатова.

Гөлназ Гайнуллина
Диләрә Батршина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ