Логотип Магариф уку
Цитата:

Татьяна Голикова: QR-кодлар турындагы закон балаларга кагылмаячак

Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.«Без балалардан ПЦР т...

Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
«Без балалардан ПЦР тикшеренүен таләп итмибез. Моннан тыш, без бүген фикер алыша торган закон проектында, балалар, әлеге закон проекты кагыла торган категорияләрдән бөтенләй чыгарылды», — диде Голикова Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә РИА Новости.
РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле.
12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына ике закон проектын кертте — алар җәмәгать урыннарына бару, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында. Закон проектлары турында фикер алышканчы, төбәкләр Дәүләт Думасында үз фикерләрен тәкъдим итте.
9 декабрьдә узган Кеше хокуклары буенча Совет утырышында Путин коронавирус пандемиясе фонында транспортта чикләүләр керткәндә ашыгыч карарлар кабул ителмәс дигән өмет белдерде.
«Татр-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ