Логотип Магариф уку
Цитата:

Таҗлы вирус зәхмәте йокламый

«Татар-информ» агентлыгында республикабыздагы агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат җыелышы булып узды. Анда Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбас...

«Татар-информ» агентлыгында республикабыздагы агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат җыелышы булып узды. Анда Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белән республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, таҗлы вирус зәхмәте тагын баш күтәреп маташа, дип халыкны вакцина ясатырга чакырды.
Соңгы бер тәүлектә 109 кеше таҗлы вирус эләктергән. Алдагы көнне 102 кеше йоктырган икән.

  • –Инде шактый күп кешенең соңгы вакцина ясатуына ярты ел гына түгел, бер ел, хәтта елдан да артык вакыт узган. Тик кабат вакцина ясатуны һаман сузалар. Иммунитет бетә ул, – дип Л. Авдонина аеруча алтмыш биштән өстен булганнарны әлеге саклану чарасын күрергә ашыктырды.

  • –Сентябрь җитә. Көз җиткәч грипп кебек йогышлы авырулар да арта. Башка вируслы инфекцияләр дә аз түгел. Без бигрәк тә белем-тәрбия бирү учреждение хезмәткәрләрен үз сәламәтлекләренә сак карарга чакырабыз. Балаларыбыз да сәламәт булсын. Дөрес, балаларны беренче чиратта өйдә дәвалау чарасын күрсеннәр иде. Грипптан да вакциналар бар, – дип, В. Жаворонков халыкны сырхауханәләргә дәште.


Бүлмәләрне ешрак җилләтергә, мөмкин кадәр саф һавада булырга, халык күп җыелган урыннарда битлек кияргә тәкъдим итте белгечләр.

Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ