«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең II этабында җиңүчеләр исемлеге:
- ӘХМӘТВӘЛИЕВА Индира Нәбиулла кызы,
Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
- ГАРИФУЛЛИНА Лениза Харис кызы,
Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
- ГАТИАТУЛЛИНА Лилия Хәмит кызы,
Питрәчтәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- ЗАКИРОВА Асия Шәүкәт кызы,
Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.
- ЗАКИРОВА Айсылу Габдулла кызы,
Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы.
- КӘРИМОВ Равил Фәйзерахман улы,
Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы.
- МИФТАХОВА Руфия Билсур кызы,
Балтач районы Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- ВӘЛИЕВА Ләйсән Фоат кызы,
Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
9.ХӘБИБУЛЛИНА Айгөл Фәнзәт кызы,
Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- ХӘСӘНОВА Гүзәл Ирек кызы,
Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы.
КОТЛЫЙБЫЗ! УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!
III этапта ачык дәресләр уздыру тәртибен исегезгә төшереп үтәбез.
III этап – ачык дәресләр ярышы – икенче этап җиңүчеләре (алга таба – Номинантлар) арасында, аларның үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында, түбәндәге тәртиптә үткәрелә:
III этапка чыккан Номинантлар исемлеге magarif-uku.ru сайтында игълан ителә. Шунда ук III этапны (ачык дәресләрне) уздыру урыны һәм көне хәбәр ителә.
III этапка чыккан Номинантлар үз предметлары буенча ачык дәрес тәкъдим итә. Ачык дәрес форматы: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру.
Номинантларның эшен бәяләүгә компетентлы жюри җәлеп ителә. Номинантларның эшләренә объектив һәм тулы бәя бирү максатында жюри составына мәгариф өлкәсендә эшләүче башка белгечләр кертелергә мөмкин. Жюри җиңүчеләрне укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру критерийләре буенча билгели.
Жюри, ачык дәресләрне бәяләп, шул ук көнне абсолют җиңүчене, 2 нче һәм 3 нче урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңүчеләрне игълан итә.
III этапта катнашырга килгәндә, командировка чыгымнарын Номинант үз хисабына каплый.
Конкурс эшләрен 5 сентябрьгә кадәр җибәрүегезне сорыйбыз.