Логотип Магариф уку
Цитата:

Горурлыгым минем – Татарстан!

Гөлинә Илдар кызы ХӘМӘТҖАНОВА,Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы: 5 елҺәрбер кешенең туган ягы, туган иле, туган авылы, туган йорты була. Б...

Гөлинә Илдар кызы ХӘМӘТҖАНОВА,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагог буларак эш стажы: 5 ел
Һәрбер кешенең туган ягы, туган иле, туган авылы, туган йорты була. Бу сүзләрнең барысын бергә җыйсаң, бер бик матур сүз барлыкка килә – Татарстан! Мин патриот кеше. Үземнең Татарстанда тууым, яшәвем белән бик горурланам. Безнең республикабыз тирән тарихлы, күп милләтле, талантлы шәхесләргә бай. Әйдәгез, вакыт машинасына утырып йөз елга артка әйләнеп кайтыйк әле. Һәр елганың башы була дигән кебек, республикабызның да башлану чоры булгандыр... Без тарихта эзлебез!
ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы (АТССР) оештырыла (1937 елның 25 июнендә Татар автономиясе Советларының Гадәттән тыш XI съезды карары белән, республика исемендәге сүзләр тәртибе, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) итеп үзгәртелә.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул итә һәм республиканың исемен «Татар Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы» дип үзгәртә.
1992 елның 7 февраленнән республика «Татарстан Республикасы» исемен йөртә.
1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары съезды бу исемне раслый һәм РСФСР ның Төп Законына тиешле үзгәрешләр кертә.
Менә шулай, яңа тормыш, яңа исемнәр дөньяга килгән. Республикабыз чәчәк аткан һәм бүгенге көндә дә, Ходайга мең шөкер, алга таба барабыз. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы республикабызны аякка бастырып, башка дәүләүләтләр янында Татарстан исемен танытса, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Нургали улы яңа үрләр яулый. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, яшәү шартлары яхшыра, авыл хуҗалыгы үсә, мәдәният, сәнгать, мәгърифәт өлкәсендә яңа исемнәр туа.
Минем нәсел җебем Яшел Үзән районына барып тоташа. Әтием дә, әнием дә шушы районнан. Районыбыздан чыккан танылган шәхесләр турында сөйли башласак, тулы бер китап язасы булыр иде. Ә минем сезгә районыбыз горурлыгы булып торган Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова турында язасым килә.
Кайсыгызның нәсел стажын санаганыгыз бар? Ә менә Мирхәйдәровлар нәселе – укытучылар нәселе һәм аларның гомуми стажлары 221 ел. Уйлап карагыз сез, 221 ел! Әлеге информацияне белгәннән соң, миндә соклану, горурлану хисе туды! Димәк, Мирхәйдәровлар нәселе, бар гомерләрен уку-укыту, мәгърифәт өлкәсенә багышлаган.
Әйдәгез, Әлфия Хәбир кызының хезмәт юлы белән танышып китик. Арча педагогик училищесын  тәмамлаганнан соң укыту эшендә беренче адымнарын Яшел Үзән районының Мулла Иле мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрә. Укыту белән бер рәттән Казан педагогия институтында физика-математика бүлегендә читтән торып укый. Укып бетергәннән соң, Мамадыш-Әкил мәктәбендә җиде ел математика укытучысы булып эшли. 1977 нче елда Мирхәйдәровлар гаиләсе Косяково авылына күченеп китәләр һәм Әлфия Хәбир кызы Косяково сигезеллык мәктәбендә математика укыта. 1987 нче елдан 2006 нчы елга кадәр Әлфия Хәбир кызы Косяково мәктәбендә директор вазифасын башкара. Менә шулай саный китсәң, Әлфия Хәбир кызының мәгърифәт өлкәсенә керткән өлеше бик зур! Бүгенге көндә Әлфия Ханым Татар Конгрессында эшли. Ничә яшьтә булуы мөһим түгел,иң мөһиме ул бүгенге көндә дә үзенең милләте, теле, халкы өчен җан атып эшли, яши. Әлфия Хәбир кызының укучылары, ә аларның саны бик күп, бүгенге көндә бик зур урыннарда эшлиләр. Һәм, миңа калса, укытучы өчен, үзенең булган, тырыш, җитеш укучыларын күрүдән дә зур бүләк юктыр!
Яшел Үзән районының милли эшләр бүлеге үсешенә Әлфия Хәбир кызы әйтеп бергесез зур өлеш кертә. Телебезне, милләтебезне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бик күп исемнәргә һәм мактау сүзләренә лаек була.
Менә шундый кешеләр булганда республикабыз үсәчәк, чәчәк атачак, ә без, үз чиратыбызда, бар көчебезне куеп тырышырга тиеш! Без тырыш, кыю, максатчан, тирән тарихлы халык!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, эчтәлекле итеп язылган. Хаметзянова Гөлинә Илдар кызы бик тырыш, эшен жиренә житкереп эшли торган укытучы. Мин аңа алдагы эшендә дә зур уңышларга ирешүен телим. Автор: Айсылу Чапаева

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ