Күренекле татар мөгаллиме

Мөнирә Мөнир кызы Сәйфуллина,

Әлмәт районы Миңлебай гомуми урта белем мәктәбенең математика  укытучысы

Педагог буларак  эш стажы48 ел.

 

Зәй, Шушма һәм Идел буйларында

Мәгърифәтле итеп халыкны,

Милләтебез күгендә үзе дә

Якты йолдыз булып калыкты.

дип яза Гыйльман Ибраһим улы Кәримов турында авылыбызның мөхтәрәм шәхесе, академик Мөдәррис Ибраһимов үзенең «Гыйльман ахун» дигән шигырендә.

      Быел 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушындый елда милләтебезне агарту эшенә үзеннән зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтче-педагог һәм дин эшлеклесе Гыйльман ахун турында язмыйча мөмкин түгел. Дөрес Гыйльман тумышы белән безнең Миңлебай авылыныкы түгел, ләкин ул 30 ел гомерен авыл халкын белемле итәргә тырышып хезмәт куя. Ул хәзерге Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында 1841 елда гади крестьян гаиләсендә туа. Сәләтле, зиһенле баланы Чыршылы  авылының  хәзрәте  башта үзләренең, аннан соң Чистай мәдрәсәсендә укырга мөмкинлек бирә. (Гыйльман ахунның әтисе улының укуына каршы була. Ул крестьян баласы җир эшкәртергә, икмәк үстерергә тиеш дигән уйда була. Шулай да Габделкаюм хәзрәткә каршы килергә җөрьәт итми.) Гыйльман Ибраһим улы Чистай мәдрәсәсендә бик яхшы укый.Үзлегеннән гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә.  Шулай итеп, Гыйльман  Кәримовны 1867 елда  Әлмәт районы Миңлебай авылына имам   итеп билгелиләр. Гыйльман мулла килгәндә, авылда мәдрәсә булмый. Иң беренче эш итеп ул авылда җәдитчә мәктәп ача.          Анда ир балалар белән бергә кыз балалар да укыйлар. Дин дәресләреннән башка аларга тарих, тел-әдәбият, арифметика, җәгърафия фәннәре дә укытыла. Шулай ук рус теле дә өйрәтелә. Дөрес аның бу эшен яратмаучылар, аңа каршы чыгучылар бик күп була. Кайбер ата-аналар балаларын мәктәптән  алалар. Ләкин Гыйльман мулла күңелен төшерми. Ул тирә-күрше авыллардан да укырга балалар җыя. Заманасы шундый укырга дәреслекләр дә булмый, яшь мулла анысының да чарасын таба  – үзе дәреслекләр яза, программалар төзи. Менә шулай итеп караңгы бер авылда Гыйльман хәзрәт  зур абруй казана.  Гыйльман  имамга соңрак Бөгелмә өязенең 136 авыл мәчетенең эшенә күзәтчелек итүче ахун дәрәҗәсе бирәләр. Бу авылларның байтагында кадими муллаларның каршылыгын җиңеп җәдит мәктәпләре ачуга ирешә. Бу батырлык бит. Гыйльман ахунның эшенә сокланырлык та, аның белән горурланырлык та.

      Гыйльман ахун җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1896 елгы халык санын алу вакытында  халык арасында аңлату эшләре алып бара, хөкүмәтнең бу эшенә ихтирам белән карарга кирәклеген аңлата.  Бу гамәле белән ул күп кенә авылларны һәлакәттән саклап кала.

     Петербургта җәмигъ мәчете төзетү өчен рөхсәт алынгач, Гыйльман ахун Миңлебай авылында 2 дисәтинә карабодай чәчеп, табышын сәдака итеп салыначак мәчет хисабына күчерә.

     1898–1899 елларда Бөгелмә өязендә дә ачлык булып, халыклар җәфа чиккәннәр. Гыйльман ахун авылларда кешеләрнең ачлыктан интегүләре турында, аларга ярдәм сорап, Духовное собраниегә рапорт яза. Шушы рапорт нигезендә ачлыктан интегүчеләргә бик күп ярдәм оештырыла.

     Миңлебай кебек кечкенә авылда Гыйльман ахун үзенең милләтебезне агарту, татар халкын белемле итү  кебек максатын тормышка ашырып булмасын аңлый һәм 30 елдан соң ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп китә. Анда ул үзенә типография сатып алуга ирешә һәм  мәктәп өчен дәреслекләр, программалар бастыра.

       Быел 2021 елда Гыйльман Ибраһим улы Кәримовның тууына 180 ел. Авылыбыз тарихында  иң якты сәхифәләрнең берсен тәшкил иткән  зыялы, күренекле вәкилләрнең берсе булган шәхес белән горурланам һәм аның үрнәк эшләренә сокланам да.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.