Кем ул авыл укытучысы? Ул иң гади кешедер

 Ландыш Хәйдәр кызы Галиева,

Алабуга районындагы  Советлар Союзы Герое  П.И.Захаров  исемендәге Олы Шүрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы – 28 ел

            Кем ул авыл укытучысы? Ул нинди?  Гади генә мәсьәлә түгел. Аңа җавап бирү өчен үзе яки коллективы турында сөйләү аз. Авыл һәм аның халкының менталитеты, авыл балаларының уникальлеге турында сөйләргә кирәк. Авылның хәзерге дөньяда ни икәнлеген, аның перспективалары бармы, өлешчә булса да укучылар шигырьләр укый торган Тукай Кырлае яисә Һади Такташ  авылы сакланып калганмы икәнлеген аңларга кирәк.

            Авыл укытучысы турындагы уй-фикерләрем хронологик принципка буйсыныр дип уйлыйм, чөнки бу уйлар авыл дөньясына чумган саен барлыкка килде. Шуңа күрә миңа үткәнгә әйләнеп кайтырга һәм мине авылга алып килгән тормышымның кайбер фактларын сурәтләргә туры киләчәк.

1992  елда Алабуга  педагогия институтын тәмамлап рус теле һәм әдәбияты; татар теле һәм әдәбияты белгечлеге белән Олы Шүрнәк авылына юл алдым. Өлкән яшьләрдәге мәктәп директоры Борис Васильевич Захаров бик сөенеп мине каршы алды һәм татар теле укытучысы итеп эшкә  урнаштырды. 1992–1993  елларда авылда унберьеллык мәктәп ачылды, шул форсаттан файдаланып яңа мәктәп бинасы да төзелде. Андагы ремонт эше, юу-җыештырулар белән җәй дә  узып китте. Һәм ниһаять, көтелгән 1 сентябрь. Укулар бер-ике атна бардымы икән-юкмы, авыл мәктәбе үзенең укучылары һәм укытучылары белән айга сузылган көзге бәрәңге чөгендер җыю эшләренә чумды. Ә алда үтелмәгән материалны үткәрәсе, балаларга җиткерәсе, отчётларын тапшырасы… Кайда килеп эләктем мин дип уйлаган чаклар да еш булды. Ләкин  һаман шул авыл балаларының мөлаемлыгы, шуклыгы һәм эшчәнлекләре мине  үзләреннән җибәрә алмады. Шулай 28 ел мәктәптә бер урында, татар теле һәм әдәбиятын күңелләргә үтеп керерлек итеп өйрәтеп, еллар артыннан еллар узды, ләкин беркайчан да үкенерлек булмады.

             Авыл балаларын ничек күрдем соң?

Беренчедән, хезмәт сөючәнлек. Авыл тормышы үзенчәлеге даими хезмәтне күз алдында тота. Бу – кырда, бакчада, өйдә хезмәт. Балалар, аларга күпме көч куярга кирәклеге турында уйлап та тормыйча, даими эшлиләр. Шул ук вакытта алар еш кына ярышлар оештыралар: кем күбрәк казый, кем яхшырак файдалана. Алар нәрсә эшли алуы белән горурлана.

Икенчедән, кызыксынучанлык. Авылда яңалыклар күп түгел, шуңа күрә авыл халкы, бигрәк тә яшьләрдә булган бар нәрсә дә зур кызыксыну уята. Дәресләрдә балалар тема буенча түгел, ә теге яки бу сорауны бирә алалар, аларны барысы да – сәясәттән алып шәһәр базарындагы бәяләргә кадәр, Хәсән Туфан  биографиясеннән алып гаилә тормышының нечкәлекләре белән кызыксындыра. Шул ук вакытта балалар ялган тыйнаклыктан җәфа чикми һәм теләсә нинди проблеманы хәбәр итә ала. Укытучыдан аңлатмалар көтә. Һәркайда да үземне алар арасында белем чыганагы итеп тоям, өстәвенә кирәкле белемнәр дә бар.

Өченчедән, намуслылык. Авылда ялганны яратмыйлар. Әлбәттә, теләсә кайсы нормаль җәмгыятьтә ялган чик санала. Тик, кызганычка каршы, кайчагында аның белән дуслашалар, хәтта «коткару өчен ялган», «килешү» турында фикер йөртәләр. Бу спекуляцияләр авыл балалары өчен кулай түгел. Аларга дөреслекне сөйләргә кирәк.

Гомумән, авыл тормышының тагын бер мөһим үзенчәлеге: биредә барысы да балаларны бик яраталар. Бернинди өлкән кеше дә урамда уйнаучы бала яныннан тик узмый. Мәктәптә өлкән балалар бик теләп нәниләр белән уйный.

        Шундый балалар белән эшләүче укытучы нинди булырга тиеш соң?

Авыл укытучысыннан укучы белән тыгыз элемтәдә тору, аңа әзерлек таләп ителә. Һәркем ачылырга сәләтле түгел. Педагогик институтта дәресләр үткәрүгә әзерләнәләр, методикалар бирәләр, фактлар бирәләр, ә монда мәктәпкә киләсең – бөтен нәрсә күз алдында. Бернигә дә карамастан, тактага чыгу өчен билгеле бер рух көче булырга кирәк.

Рухи көч. Ул нәрсәдә чагыла? Бәлки, дисциплинада? Әлбәттә, эчке дисциплина кирәк, дәрес чикләре, төгәл максат, нәтиҗәне күзаллау кирәк. Әмма бу иң мөһимеме?

Бәлки рухның көче, лидер булу сәләте, харизмдадыр? Үзе артыннан балаларны ияртеп алып барырга. Тик укытучы – генерал, ә балалар солдатлар түгел бит…

Бәлки, рухның көче чиксездер? «Укытучы һәрвакыт хаклы!» –  Бу сүзләрне кем ишетмәгән?.. Тик кеше һәрвакыт хаклы була аламы?

Юк. Укучыларым өчен яхшы укытучы булу өчен миңа нинди булырга кирәк, дигән җавап эзләп, мин иң мөһиме – дисциплина түгел, харизм түгел, ә бары  гади кешелеклелек кирәклеген аңладым.

 

 

 

 

 

.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.