Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә әхлак дәресләре үткәрү – тәрбия процессында зур әһәмияткә ия

Илназ Илшат улы ШӘРИПОВ,Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбе директоры, югары квалификацион категорияле информатика укытучысы Педагог буларак эш стажы 11 елТатарстан!Бүгенем син минем, үткәнем син,Килә...

Илназ Илшат улы ШӘРИПОВ,
Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбе директоры, югары квалификацион категорияле информатика укытучысы
Педагог буларак эш стажы 11 ел

 

Татарстан!

 

Бүгенем син минем, үткәнем син,

 

Киләчәккә барыр юлым син.

 

Аяк терәп басар жирем дә син,

 

Сусавымны басар суым да син!


Агымдагы ел - юбилей даталарына бик бай ел булды. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Актанышка 310 ел... Һәркемгә дә үз туган ягы, туган җире кадерле. Кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына төпләнмәсен, нинди генә үрләргә-югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Илсез һичбер кеше, һичбер халык ирекле була алмый... Илен җуйган – иреген җуйган. Үз халкыңның тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану һәрберебез күңелендә яшәсен иде. Горурлык хисен, рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү күнекмәсен кешедә яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Менә шушы максат белән ветеран укытучыбыз Тәхия Әхтәм кызы, лаеклы ялга чыгуга, авылыбыздагы балаларга, әхлак тәрбиясе, ягъни иман дәресләре бирергә карар итә.
Тәхия Әхтәм кызы Усманова 1947 нче елның 15 нче январендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1962 нче елда Яңа Әлем сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1965 нче елда Актаныш урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын бетереп, Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Мәктәптә пионервожатый, колхозның комсомол оешмасы секретаре, университетны тәмамлагач, Яңа Әлем мәктәбендә укытучы булып эшли. 1977 нче елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.
Мөгаллимә үзенең фәнен, укыту методикасын бик яхшы белә, фәнни-теоретик әзерлеге зур. Педагогик осталыгы белән ул фәнгә карата укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, шигырь ятларга өйрәтү өстендә эшли. Төп максаты – әдәбият дәресләрендә әдәплелек, кешелеклелек тәрбияләү.
Класстан тыш эшләрне оештыру бигрәк тә күп көч сорый. Фән атналыкларын үткәргәндә, язучыларның юбилейларын билгеләгәндә, бәйрәмнәргә багышланган кичәләрне оештыруда үзенең бай тәҗрибәсе белән ярдәм итә. Үзенең вазифаларын белеп, төгәл башкара. Тәхия Әхтәм кызы укучыларга гаделлеге һәм олы җанлылыгы белән мәктәп коллективы алдында гына түгел, авыл халкы арасында да зур хөрмәт казана. Ул телчеләрнең берләшмә члены. Татарстан Республикасы хатын-кызларының III съезды делегаты. 1990 нчы елларда Актаныш районы КПСС райкомы бюросы члены итеп сайлана.
Эшләү дәверендә ВЛКСМ Үзәк Комитетының, ВЛКСМ өлкә Комитетының, Татарстан мәгариф министрлыгының, мәдәният министрлыгының, РСФСР “Белем” җәмгыятенең, Актаныш районы мәгариф, мәдәният бүлегенең һәм башка бик күп төрле Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1982 нче елда РСФСРның “Мәгариф отличнигы” билгесе белән, 2017 нче елда “Ел хатын-кызы” бәйгесенең III буын героинясы номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнә.
Тәхия Усманова белән тормыш иптәше Ринат Гаяновка районда “Тугрылык һәм мәхәббәт” символы медале, Мактау кәгазе һәм икесенә дә мәхәббәт символы булган ромашка значогы тапшырылды.
2017 нче елда Тәхия Әхтәм кызы V Бөтенрәсәй татар хатын-кызлары җыенында делегат буларак катнашты. 2018 нче елда аңа “ВЛКСМның 90 еллыгы” истәлек медале тапшырылды.
38 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 27 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыккан Тәхия Әхтәм кызы бүгенге көндә дә Яңа Әлем авылы мәктәбендә әхлак дәресләре үткәрә. “Бу эшләгән эшемнең дәвамы булып тора. Менә шулай 11 ел инде балаларга әхлак-иман дәресләре укытып яшим,” – ди ул үзе.
Тәхия Әхтәм кызы дәресләрендә вәгазь сөйләү һәм нәсыйхәт бирү белән генә чикләнми, тормыштагы вакыйгалар белән бәйләнеш тә бирә, Коръән Кәримнән һәм сөннәттән дәлилләр китерә, мисаллар китерү аша күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләргә тырыша. Ул шулай ук төрле әхлак темаларына укучыларның ата-аналары алдында да чыгышлар ясый. Ата-аналар җыелышында әхлак дәресләрендә күтәрелгән мәсьәләләрне уртага салып тикшерү укыту-тәрбия процессына бары тик уңай йогынты ясый.
Актанышның мәгариф оешмаларына тәҗрибә уртаклашу максатыннан, мәктәбебездә узган уку елында “Әдәп-әхлак кагыйдәләре аша - тәрбиягә юл” дип исемләнгән район семинары уздырырга насыйп булды. Чарада дәрәҗәле кунак - Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районыбызның имам-мөхтәсибе һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе, мәгариф идарәсе җитәкчесе, җирлекләрдәге белем бирү оешмалары директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты. Кунаклар тарафыннар әлеге тәрбияви чара югары бәяләнде. Тәрбия процессында зур әһәмияткә ия буларак, районыбызның башка мәктәпләрендә дә укучыларга әхлак дәресләре үткәрү  тәкъдим ителде.
Балаларга әхлак тәрбиясе бирү - аларның көндәлек тормышы, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгытыла бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Яшәеш, илебезнең киләчәге балалар кулында. Укучыларны әхлак нигезләренә төшендерү, балаларга тарихны өйрәтү безнең кулда!
 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ