Милләтемнең төп терәге – туган тел   

Гөлүсә Рафил кызы КӘБИРОВА,

Яшел Үзән районы Ачасыр төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Педагогик эш стажы – 29 ел

Милләтебезнең төп терәге – туган тел. Аны кадерләү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Үз телебездә укып, белем алабыз. Безне чолгап алган мохитне, яшәешне, тереклекне, көндәлек тормышыбызның барышын милли үзаң аша кабул итәбез. Милли үзаңны формалаштыруны туган телебездән башка күз алдына китереп тә булмый. Якташыбыз, мәгърифәтче-галим Каюм Насыйри туган телебезнең әһәмиятен менә болай ассызыклый: «Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул!»

Туган телгә мәхәббәт сабый чактан ук гаиләдә башлана. Ананың балага биргән иң зур бүләге –туган тел. Сабый чактан ук, бишек җырларыннан башлап, күңелгә кереп урнашкан ул. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шушы нигезне югалтмыйча, аны тирәнтен ныгыту һәм белемнәр үстерү юнәлешендә зур эш башкарыла. Бу хезмәт татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тормышка ашырыла. Милли традицияләргә нигезләнгән уеннар, сәхнә әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерү, матур әдәбият дөньясына якынаеп китаплар уку, анализлау, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу иҗади эшчәнлекнең төп формалары булып санала.

Бу уку елы Туган телне саклауга һәм яклауга багышланган. Тантаналы рәвештә аны 21 февральдә – Туган тел көне уңаеннан ачып җибәрдек. Мәктәпнең еллык эш планына һәр фән укытучысы туган телгә багышланган әдәби чара тәкъдим итте. Бу эшкә иҗади якын килеп, һәр укучы, саф, матур, әдәби телдә чыгыш ясап, үзенең сәләтен ачты. Бөек мәгърифәтче, якташыбыз Каюм  Насыйрига багышланган халыкара конференциядә катнашу (1 нче урын), «Илең  турында  уйла» дигән республика конкурсында призлы урын, «Без – Тукайлы халык» муниципаль конкурсында 3 нче урын, «Илһам» Бөтенроссия конкурсында катнашу – безнең өчен зур дәрәҗә. Шулай ук танылган  язучылар, шагыйрьләр, тел белгечләре белән булган очрашулар туган телебезнең мөһимлеген, бөек булуын тагын бер кат раслый.

Туган телен яраткан кеше генә чын мәгънәсендә үзен бәхетле дип саный ала. Туган теле булганда гына, ул беркайчан да адашмас, теләсә  нинди тормыш җилләренә каршы торырлык көче бар аның. Милләтемнең йөз аклыгы, халкымның күңел сафлыгы анда. Телебезнең язу графикасы гасырлар буена үзгәреш кичерә. Халкыбызның калебенә иң туры килгәне – гарәп графикасы. Ул – телебезне динебез белән бәйләп, әхлагыбызны ныгытуга ярдәм иткән бердәнбер  чара. Язу графикасы алышынса да, халык мәдәниятле, тәрбияле, әхлаклы булып кала биргән, үз кыйбласын югалтмаган. Халкыбызның бөек уллары Каюм Насыйри, Ш.Мәрҗани, Г.Утыз Имәни, Р.Фәхреддин һ.б. шәхесләр туган телебезнең ике канатлы кош булып үсеп китүенә зур көч куялар. Бер канаты – мәгърифәтчеләрнең эшчәнлегендә телнең үзен өйрәнү, кагыйдәләрне аңлату, сүзлекләр төзү булса, икенче канат исә төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була. Шулай итеп, заманның алдынгы фикерле кешеләре тел сагында торганнар, киләчәк буынны уйлап яшәгәннәр.

Безнең телебез гасыр сынаулары аша үтеп тә сакланды һәм киләчәктә Татарстанда төп дәүләт теле булып үсү дәрәҗәсенә ирешүен телибез. Һәр район үзәгендә бер милли мәктәп булдырылса, туган телне саклап калуга ышаныч бермә-бер артыр иде.

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.