Мин – татар мөгаллиме…

Гөлзифа Роберт кызы НУРИЕВА,

Актаныш районы Богады төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик эш стажы – 30 ел

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям…

                                                                                Н.А.Некрасов

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Күңелемә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы укытучыларыма рәхмәт хисләрем чиксез минем.

Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану – һәммәсе безнең өскә йөкләнгән. Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Нинди соң ул заман укытучысы? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп булмый. Замана укытучысы – ул яңалыкка омтылучы, бала психологиясен һәм үсеш үзенчәлекләрен оста тоемлаучы, үз фәнен тирән белүче укытучы. Замана укытучысы һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Минемчә, һәр укытучы үзенең дәресенә зур әзерлек, яңалыклар белән керергә тиеш. Хәзер бит искечә генә укытып булмый. Гел укырга, эзләнергә, яңалыкка омтылырга кирәк. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми-чәчми балаларга җиткерү – бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Яңа уку стандартлары, яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу – шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Әмма иң мөһиме: укытучылар үз фәнен яратырга һәм укучыларда да аңа карата кызыксыну уятырга омтылырга тиешләр.

Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам: кызыклы биремнәр, иҗади өй эшләре бирәм.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Әгәр дә укытучы дәресне  укучы  кызыксынырлык  итеп оештырса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк. Укытучы – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да… Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил-яңгырдан саклаучысы да.

Укытучы… Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә… Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазифаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.

Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы… Ул заман белән бергә атлый. Ул, үз эшендә яңа алымнар, яңа технологияләр  кулланып, укучыларга төпле белем бирә. Башлангыч сыйныф укытучысының катлаулы дәресләре дә мавыктыргыч уза. Ул һәрбер теманы сабыр гына җентекләп аңлата, авыр тоелганнарын, аңлашылганчы, мең тапкыр да аңлатырга риза. Укытучы дәресләрне, иҗади якын килеп, уеннар, күнегүләр, инновацион технология элементлары белән бергә алып бара. Шуңа да нәни укучылар, һәр дәрестә актив катнашып, уңай һәм төпле фикерләргә баеп чыгалар. Укучылар белемнәрен үзләре төрле конкурсларда мөстәкыйль катнашып үзләштерәләр, ныгыталар, бәялиләр.

Җәмгыять яңа заман укытучысына югары таләпләр куя. Заман укытучысының максаты – сәләтле, белемле укучылар үстерү, аларны шәхес буларак тәрбияләү. Укытучы, укучының мөмкинлек һәм сәләтен исәпкә алып, шәхес үстерү өстендә эшләргә тиеш. Ул үз фәнен яхшы белә, заманча педагогик технологияләрне, презентацион программаларны, тестларны актив куллана, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килә, ягъни яңа заман технологияләре белән бергә атлый.

Яңа заман укытучысы – кайгыртучан кеше. Җитди мөгаллим дәрестән, соңгы тормышта да һаман укучылары белән бергә. Төрле түгәрәкләр, сыйныфтан тыш үткәрелә торган чаралар сәләтле һәм талантлы балалар тәрбияләүгә ярдәм итә. Укытучы аларның шатлык-борчуларын бүлешә, хәл итәсе мәсьә-ләләрдә булыша, төрле бәхәсләрне чишә, һичкайчан ярдәмсез калдырмый, хаталардан курыкмаска, үз фикереңне дәлилләргә өйрәтә. Бик түземле, нечкә күңелле укытучы укучылары белән җиңел аралаша, һәрберсенең хәленә керә. Аңа укучылар белән аралашу, бергәләп уйнау, эшләү кызык.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгълүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксын-дырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда, балаларга фәнни-нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имита-цион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

Кешелекнең киләчәге – укытучылар кулында. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы, укучыларым киләчәктә заман куйган сорауларга җаваплар табарлар, чишелмәгән проблемаларны чишәрләр, тормышны яхшыртуга омтылырлар дигән ныклы ышаныч белән эшлим. Бары тик иҗади укытучының гына иҗади укучылары була һәм бәхетле укытучының укучылары  да бәхетле.

  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.