Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – укытучы!

Фәридә Фәнис кызы НАСРЕТДИНОВА, Апас районы Апас урта мәктәбенең география һәм биология укытучысыПедагогик стажы – 20 елУкытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар. ...

Фәридә Фәнис кызы НАСРЕТДИНОВА,
Апас районы Апас урта  мәктәбенең география һәм биология  укытучысы
Педагогик стажы – 20 ел
Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар.

 

                                     (Габдрахман Әпсәләмов)


Быел кулыма хыялымдагы дипломны алганыма төгәл егерме ел узып китте. Үземне белә-белгәннән бирле мин укытучы булырга хыялландым. Укырга һәм табигатьне  яраттым. Биш яшь тулуга мәктәпкә укырга барасым килеп, әниемә бәйләнеп, мәктәпкә бардым, ләкин мине ул елны алмадылар. Җайлап, минем кулыма кәнфитләр тоттырып, икенче елга килерсен, көтеп калабыз, дип  озатып җибәрделәр. Ул ел узганны түземсезләнеп көттем....
Менә, ниһаять, беренче сыйныф, беренче укытучым...  Беренче укытучым сөйләгәннәрне өзелеп, йотлыгып тыңлап, аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп утыра идем.
Минем укытучы һөнәрен сайлавыма да беренче укытучым этәрде. Бу һөнәргә мин гашыйк булдым. Кулыма диплом алуга үземнең туган ягыма – Апасыма биология һәм география фәннәрен укытырга кайттым.
Мин укыткан фәннәр – табигать белән бәйле, кызыклы фәннәр. Бу фәннәрне күпме генә өйрәнсәм дә өйрәнеп бетеп булмас төсле, тик шуна карамастан мин үз өстемдә эшлим. Без барыбыз да – табигать балалары. Анын сый-нигъмәтләренә, ел фасылларынын, кояш белән ай алмашуы, кайнар чыганаклары, катлам-катлам биек таулары, дөньяга яна гомер аваз салуы, гомумән алганда, барчасы да сокландыргыч.
Укытучы – катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле һөнәр иясе.
Заман укытучысына әзер белемнәрне генә үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми.  Заман укытучысы үз фәнен бөтен яктан белүче, яшьләрне аңлаучы, бала мөстәкыйль фикер йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дөрес оештырсын өчен бар көчен куючы,  балага үзен шәхес итеп тойдыра белү, бер сүз белән әйткәндә  бар яктанда килешле булырга тиеш дип уйлыйм мин. Саяди дә: «Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң», – дигән бит.
Мин дә балаларны «Күп яшәгән түгел, ә күп күргән белер» дигән әйтем белән тәрбиялим. Бу әйтемне анламаган балаларга йөзгә кадәр яшәсән дә мәгънәсез яшәүгә дучар булырга, аз гына гомер эчендә дә әллә ничә гасырларга җитәлек үз өлешенне калдырырга мәмкин дип аңлатам. Бу очракта гел балаларга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны күрсәтеп искә алам.
Укытып чыгарган укучыларым арасында шәфкать туташлары, табиблар, фәннәр докторы, геологлар, пешекчеләр,  укытучыларда бар. Аларның, бу һөнәрләрне сайлауга минем дә өлешем тигәндер дип уйлап, алар белән горурланып яшим.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ