Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнең үрнәк өлгесе!

Эльмира Мансур кызы ГЫЙБАСЕВА, Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 17 елКайвакытта урынлы әйтелгән бер җөмлә дә тормыш девизына әйләнергә мөмкин: «Опт...

Эльмира Мансур кызы ГЫЙБАСЕВА,
Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 17 ел
Кайвакытта урынлы әйтелгән бер  җөмлә дә тормыш девизына әйләнергә мөмкин: «Оптимист булырга кирәк!». Бигрәк тә бу сүзләр син хөрмәт иткән укытучың тарафыннан әйтелсә... Сүзем бар гомерен укытучылык эшенә багышлаган, мәгариф өлкәсендә фидакарьләрчә эшләгән үткен һәм туры сүзле  укытучым Миңлебаев Илдар Хафиз улы турында.
Апас районында гына түгел, хәтта  республикада да танылу алган данлыклы, тирән белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы... Егерме алты ел стажы булган гадел, абруйлы мәктәп җитәкчесе... Оста оратор... Саный китсәң, укытучыма хас сыйфатлар күп инде. Үзенең тырышлыгы, кешелеклелеге белән яраткан укучылары, укытучылар коллективы, авыл халкы, ата-аналар каршында хөрмәт яулаган шәхес иде ул. Иде дим, чөнки 2019  елда аның  тынгы белмәс йөрәге мәңгелеккә тибүдән туктады.
Кеше китә, җыры кала, диләр. Ул китте, ләкин аның исеме үзе белгән, аны белгән кешеләр күңелендә онытылмас.
Илдар Хафиз улы, иң беренче чиратта, милләтебез сакчысы, туган телебезне, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен балалар күңеленә җиткерә булүче тәҗрибәле остаз иде. Мәктәптә укыганда таләпчән укытучыма сокланып  карый идем. Ул һәр яңа теманы кызыклы итеп безгә җиткерергә тырышты, дәресләрендә яңа алымнар кулланды. Иң мөһиме: йөрәк җылысын кушып алып барган дәресләре  миндә туган телебез – татар теле, ана телебезгә мәхәббәт орлыклары чәчте. Хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, мин бу фәннәрдән X сыйныфта район буенча – беренче, республикада өченче урыннарны яулауга ирештем. Хәзерге көндә үзем дә – аның сукмагыннан атлап, ул биргән киңәшләрне истә тотып, балалар күңеленә белем орлыклары чәчүче мөгаллимә мин.
Укытучым укыткан балалар район, республика күләмендә уткәрелгән олмпиадаларда, төрле чараларда призлы урыннарны яулап торды. Илдар Хафиз улы укучылары булганга бик горурлана идек без. Бик күп укучылары, Казан дәүләт педагогика университетында белем алып, педагог һөнәрен сайлады.  Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй,яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган хезмәтләре өчен, ул «Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы» , «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы», «Татарстан Республикасының ел укытучысы» исемнәренә лаек була. Россия Федерациясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән  министрлыкларының  күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә, Апас муниципаль районы башлыгы грантына ия була.
Илдар Хафиз улы җитәкчелек иткән дәвердә Кече Болгаер мәктәбе сыйфатлы белем һәм тәрбия учагы булып саналды. 1991 елда, аның тырышлыгы белән, мәктәп урта мәктәп статусында эшли башлаган. 2015 елга кадәр бу уку йорты Татарстан Республикасының ике атказанган укытучысы, биш «Россия Федерациясе халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе алган һәм башка дәрәҗәле исемнәре булган мөгаллимнәр белән тулылана. Укучылар үзләренең тирән белемле булулары белән аерылып тора.
Лаеклы ялда да укытучым бер минут эшсез тормый иде. Буа мәдрәсәсендә укып, дин гыйлеме ала башлый. Авыл эшләрендә башлап йөрүчеләрнең берсе була, аңа һәркем киңәшкә килә.
Түбәндәге шигъри юлларны мин аңа 60 яше туган көне белән котлап җибәргән идем:
Кояш дибез, бу һич юкка түгел,
Сез бит – остазларның остазы!
Мәртәбәле бу исемгә лаек
Җирдә кешеләрнең бик азы.
Укытучы, гыйлем таратучы,
Көчле рухлы, йомшак күңелле!
Милләтебез киләчәге өчен
Ходайдан Сез бүләк түгелме?!
Укучысыннан бу котлауны бик яратып укыды диделәр миңа аның турында. Әйе, бу теләкләр  чын күңелдән, хөрмәт итеп әйтелгән сүзләр иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ