Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләгән вакытта ял итәчәкләр

12 яшькә кадәрле өч һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ел саен бирелүче түләүле ялны үзләренә уңайлы вакытта ала алачаклар. Мондый хокукны аларга РФ Хезмәт кодексына үзгәреш буларак кертелгән...

12 яшькә кадәрле өч һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ел саен бирелүче түләүле ялны үзләренә уңайлы вакытта ала алачаклар. Мондый хокукны аларга РФ Хезмәт кодексына үзгәреш буларак кертелгән 262.2 нче маддә беркетә. Әлеге федераль закон 2018 елның 22 октябреннән үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә РТ Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат үзәге.


Моңарчы күпбалалы әти-әниләрнең ял алу тәртибе башка хезмәткәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый иде. Бу үзгәрешне әти-әниләр ничек кабул итте икән? Казан шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Гөлназ Мотыйгуллина бу канун аңа кагылмас дип саный:


– Өч кызым бар. Олысына тиздән 15 тула, уртанчысы икенче сыйныфта, ә кечкенәсенә 1,5 яшь кенә әле. Шунысы кызык, 12 яшьтән соң балага әти-әни игътибары кирәк булудан туктый димәк? Миңа бу канун кагылмастыр инде. Бездәге кануннар ана белән балага җайлаштырылмый. Файдасын күрим дисән, канунга җайлашып табарга кирәк хәзерге заманда баланы.


Мөгаллимнәр исә ял вакыты сайлап интекми. «Мин бу категориягә керәм анысы. Тик мөгаллимнәрнең ял сайлау мөмкинлеге зур түгел бит. Укулар тәмамлангач, җәй көне ял итәбез. Ялларның җәй көне булуы, шуның өстенә башка хезмәт ияләренеке белән чагыштырганда озынгарак сузылуы болай да укытучы хезмәтенең бер уңай ягы бит инде. Ялларымнан мин болай да канәгать», – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Мәннапова.


Казандагы заводларның берсендә хезмәт куючы Альбина ханым исә бу законга бик сөенүен белдерә.


– Җәй көне заводта бик каты эш күбәя, чираттагы ялга җибәрергә атлыгып тормыйлар. Эш күбәя,ә хезмәткәрләр саны кими дигән сүз. Өстәвенә, бөтен хезмәткәрләрнең дә җәй көне ял итәсе килә. Бер-беребезне алыштырып эшлибез. Хәзер минем хокукларым канун белән беркетелгәч, киләсе җәйгә аяк терәп законлы ялымны сорый алам инде. Әле балаларымның берсенә дә 12 яшь тулмаган.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ