Логотип Магариф уку
Цитата:

Телевизор карамасаң, гомерең озын була

Агымдагы елның 29нчы сентябреннән 1нче октябренә кадәр Казанда бөтенроссия кардиологларының милли конгрессы узуы көтелә. Эшлекле сөйләшү беркадәр чикләүләр – дистанция саклаган хәлдә, дезинфекция чара...

Агымдагы елның 29нчы сентябреннән 1нче октябренә кадәр Казанда бөтенроссия кардиологларының милли конгрессы узуы көтелә. Эшлекле сөйләшү беркадәр чикләүләр – дистанция саклаган хәлдә, дезинфекция чаралары, перчатка-битлек куллану режимында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Очрашу барышында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагноз кую һәм профилактик тикшерү кебек актуаль сорауларны тикшерәчәк 160тан артык симпозиум уздыру күздә тотыла.
«Татар-информ» МАның брифинглар залында журналистлар белән очрашуга килгән табиблар – МКДЦның кардиология юнәлеше җитәкчесе , КДМУның кардиология кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының баш штаттан тыш кардиологы, Россия кардиологлар җәмгыяте вице-президенты Альберт Галявич, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, КДМУның эчке авырулар кафедрасы доценты, 7нче шәһәр клиник хастаханәнең медицина тармагы буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен яклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова каләм әһелләре алдында конгресста күтәреләчәк проблемаларга кыскача күзәтү ясадылар һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең кайбер сорауларына җавап бирделәр.
- Милли конгрессның 29нчы сентябрьдә ачылуы юкка гына түгел, - дип башлады үзенең чыгышын Альберт Сәрвәр улы. - Чөнки 29ы – Бөтендөнья Йөрәк көне. Мондый зур җыенның Россиянең, Мәсәкәү белән Санкт-Петербургтан кала, иң көчле медицина үзәгендә, Казанда уздырылуы хәзерге вакытта йөрәк-кан авырулырын дәвалау ни кадәр зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Конгрессның дөнья буйлап коронавирус таралган вакытта ачылуы да аның нык әһәмиятлелегенә бер ишарә дип әйтер идем. Чөнки йөрәк авыруы бүген үзенең куркыныч афәткә әйләнүе буенча дөньяда беренче урынга чыкты. Бүген коронавирус вакытында 100 мең кешедән ике кешенең гомере өзелгән булса, йөрәк авыруыннан 570 кеше сулыш алудан туктаган. Аның соңгы елларда көчәеп китүе яшәү рәвешенең дөрес оештырылмавына, ягъни үзебезгә килеп бәйләнә. Озак вакытлар диванда телевизор карап утыру, саф һавада сирәк булу, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау – болар барысы да шушы йөрәк авыруларына китерүче сәбәпләр.
Елена Хафизова гражданнарга диспансеризация вакытында активрак булырга чакырды, бик күп авыруларның нәкъ менә көз һәм яз айларында ачыклануын әйтте. Инфаркт, инсульт булу очракларының да өлкәннәрдә бакча эшләре вакытында күзәтелүен сөйләп үтте.
Зөлфия Ким конгресс вакытында ил табиблары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачакларын, яңа дарулар, яңача дәвалау төрләрен тәкъдим итәчәкләрен бәян итте. Форум вакытында республикада -7, Казанда 3 медицина үзәге эшләячәген, анда килгән халыкка төрле консультация алырга, үзләренә табиблар тарафыннан тикшерү үткәреп китәргә мөмкин булачагын тәгаенләде.
Табибларның һәммәсе халыкны үзенең саулыгына аеруча игътибарлы булырга чакырды.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ