Логотип Магариф уку
Цитата:

Тикшерүләр белән ныгытылган ышаныч

Ни өчен 2022 елның 1 мартыннан дәүләт аккредитациясе өчен югары уку йортларына, мәктәпләргә һәм көллиятләргә артык документлар туплыйсы юк? Ә нәрсә эшләргә кирәк соң?1 марттан “РФдә мәгариф турында”гы...

Ни өчен 2022 елның 1 мартыннан дәүләт аккредитациясе өчен югары уку йортларына, мәктәпләргә һәм көллиятләргә артык документлар туплыйсы юк? Ә нәрсә эшләргә кирәк соң?
1 марттан “РФдә мәгариф турында”гы канунның мәгариф учреждениеләрен аккредитацияләү өлешендәге төзәтмәләр көченә керә.  Бу – күпләрнең күңелен кайтарган кәгазь боткасын киметүгә һәм ике арага ачыклык кертүгә китерүче бер җитди адым. Аккредитация, ягъни дәүләттән вәкаләт алу вакыты чикләнмәгән,  яңа таләпләр вузларга гына түгел, көллиятләргә, мәктәпләргә дә кагыла.
Аккредитацияне кемнәр автомат рәвештә, бөтенләйгә ала соң?  Хәзергә кадәр мондый документы булган вузлар 1 марттан соң вакыты билгеләнмәгән төркемгә күчә. Бүген-иртәгә тагын шундый карар чыгарга тиеш: вәкаләтләре 2022 елның 1 гыйнварына  туктаган 50 дән артык университетның аккредитацияләре алга таба чикләнмәү шарты белән 1 мартка кадәр озайтыла. Әмма тынычланырга иртәрәк.  Чикләнмәгән  вәкаләтләр тикшерүләр бетә дигән сүз түгел әле. Аккредитацияләре булган вузларны 2023 елның маенда мониторинг көтә.  Әлегә алар ике елга бер уздырыла иде.
Мониторингта барлыгы сигез күрсәткеч бар. Икесеннән кала, барлык күрсәткечләр 10 балл тора.  Галимлек дәрәҗәсе булган укытучылар һәм укытучы-практиклар өлеше 20 шәр балл били.  Абсолют нәтиҗә – 110 балл.  Әмма 70 балл  җыюга, вуз тынычланып, алга таба эшен дәвам итә ала.  Хәзер вуз өчен иң мөһим күрсәткеч – ул студентларның әзерлек сыйфаты. Вуз тиешле балл җыймаса, тикшерү зонасына эләгә.  Ә монда аккредитацияләнгән  күрсәткечләрнең тәңгәл килүе зарур. Алар – нибары икәү һәм иң әһәмиятлесе – 70 һәм аннан да артык мәсьәләләр башкарган  студентның өлеше. Студентларга бәя урынына  зачет куела, бәя вузга бирелә.
2022 елда БДИ ничек узар?
Әлегә хөкүмәтнең ковидка каршы махсус график урнаштыручы карары  озынайтылмады, шуңа күрә имтиханнарны план буенча уздыруга әзерләнеп торыйк.  Бездә ике ел БДИның язгы, вакытыннан алда тапшыру дулкыны булмады.  Хәзер ул расписаниедә 21 марттан алып  18 апрельгә кадәр арага куелган. Имтиханнарны бирү вакыты, гадәттәгечә, 26 майдан 2 июльгә билгеләнгән.  Әгәр эпидемиологик шартлар  начарланса,  язгы дулкынны күчерү турында карар чыгарга мөмкин. Укытучылар да, укучылар да тиешле иминлек чараларын сакларга өйрәнде инде.
2030 елга укучы  портфолиосының әһәмияте  бик тиз үсеп китәр диләр. Алтынчы сыйныфтан  балалар үзләренең казанышларын туплый башлар  кебек.   Волонтёрлык, спорт ярышлары, иҗат казанышлары кебек югары уку йортларына укырга керергә хокук бирә торган төрле ярышлар яки дәресләр өчен планлы рәвештә баллар җыю гадәткә керер. Баланың электрон базалар һәм цифрлаштыру ресурслары  5 – 10 елдан соң  үз казанышларының цифрлы эзен  формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.  Хәзер ул, асылда, 9-11 сыйныфларны гына  кызыксындыра: алар  актив рәвештә  олимпиадаларда,  ярышларда  катнашалар,  чөнки  бу вузга кергәндә бик нык ярдәм итә. Кече яшьтәге  балалар катнашкан барлык ярышлар вузлар тарафыннан исәпкә алынмый. Бу төп фикердән читкә этәрә.  Ни өчен  әһәмиятле казанышларның объектив системасын 6 нчы сыйныфтан соң ук төземәскә?  Һәм аны БДИга альтернатива итмәскә. 
Барлык кызыксынган яклар   бу әзер “продукт”ны күрергә тиеш. Аңа иҗат һәм спорт уңышлары гына түгел,   фәннәр буенча белемнәр дә керә ич. Иртәме – соңмы, без моңа киләчәкбез.
                                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ