Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театрына экскурсияләргә килегез! 

К.Тинчурин театрында драматург, актёр, режиссёр, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дип аталган экскурсияләр башлана. &nb...

К.Тинчурин театрында драматург, актёр, режиссёр, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә!" дип аталган экскурсияләр башлана. 

 

Экскурсияләр ике төрле форматта узачак. 

Беренчесе һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә спектакльгә килгән тамашачылар өчен театр музеена экскурсияләр оештырыла.

Экскурсия вакытында Кәрим Тинчурин белән бәйле булган истәлекләр, иҗатына һәм гаиләсенә багышланган кызыклы фактлар, аның шәхси әйберләре һәм архив документлары белән танышып булачак. 

 

Икенче төр экскурсияләр, музей белән генә чикләнмичә, бөтен театр белән таныштыруга багышланган. Биредә Тинчурин театрының тарихи бинасы һәм данлыклы спектакльләре, танылган шәхесләре, архитектура һәм сәхнә арты, декорация һәм костюмнар турында тулырак белеп булачак. Мондый экскурсияләр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтә театрның серле урыннарында узачак, дип хәбәр итә Тинчурин театры хезмәткәрләре.

Фәния Лотфуллина

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ