Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»

Бүген 7 ноябрьдә Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе»нең беренче дәресе узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Проектка 140 тан артык кеше теркәлгән. Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү.

Беренче дәреснең программасы:

  1. Театр музеена экскурсия – 14.00
  2. «Татар театры тарихы» темасына лекция. Спикер: Нияз Игъламов, театр тәнкыйтьчесе, театр белеме белгече, «Алтын битлек» театраль премиясе эксперты – 15.00.

Дәресләрнең театрда айга 1 тапкыр узуы планлаштырыла. Лекцияләрне театр дөньясының танылган белгечләре алып барачак.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *