Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән Бөтенроссия экологик конференция. Катнашырга ашыгыгыз

Укытучыларыбызның иҗади активлыгын арттыру максатыннан безнең «Мәгариф» журналы һәртөрле иҗади конкурс, конференцияләрне әледә-әле оештырып килә. Экологик проблемаларга багышланганнарын аеруча үз итәб...

Укытучыларыбызның иҗади активлыгын арттыру максатыннан безнең «Мәгариф» журналы һәртөрле иҗади конкурс, конференцияләрне әледә-әле оештырып килә. Экологик проблемаларга багышланганнарын аеруча үз итәбез. Бигрәк тә Казандагы 155 нче татар гимназиясе базасында үтә торганы үзенең колачлыгы, оештырылу ягыннан аерылып тора. Инде быел аны унберенче ел рәттән үткәрергә җыеналар. Аны уздыруда Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге белгечләре һәм галимнәре белән берлектә безнең «Мәгариф» журналы да турыдан-туры катнаша. Быелгысы «Педагоглар һәм остазлар җитәкчелегендә яшь буында экологик культура формалаштыру» темасына багышланачак. Быел ул 24 – 25 март көннәрендә Казандагы 155 нче гимназиядә үтәчәк. Оештыру комитеты катнашучылардан язмаларны 10 мартка кадәр кабул итәчәк. Ашыгыгыз.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ