Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән Казанга Кыш бабайның бәйрәм поезды киләчәк

5 декабрьдә илебезнең төп һәм көтеп алынган Кыш бабае поезды Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә кузгалачак. Казанда бәйрәм поезды 15 декабрьдә тукталыш ясаячак. Расписание белән тулырак #ПоездДедМороза...

5 декабрьдә илебезнең төп һәм көтеп алынган Кыш бабае поезды Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә кузгалачак. Казанда бәйрәм поезды 15 декабрьдә тукталыш ясаячак. Расписание белән тулырак #ПоездДедМороза сайтында таныша аласыз.
Кыш бабайның күчмә резиденциясе 9 вагоннан тора. Тукталышлар вакытында анимацион программа узачак. Шулай ук составка Кыш бабайның йокы бүлмәсе булган вагон-резиденциясе, ике вагон-ресторан һәм вагон-лавка керә. Биредә Кыш Бабайдан сувенирлар сатып алырга яки аңа хат җибәрергә мөмкин.
« Россия халкы Яңа ел якынлашуын сизсен өчен, мин 13 мең километрдан артык юл узам, 36 шәһәргә керәм. Барлык теләүчеләр минем белән очрашуга килә, Яңа ел әкиятендә була алалар. Мин дусларыма шундый шәп мобиль резиденция өчен рәхмәтлемен», – диде Кыш Бабай.
Быел Кыш бабай белән очрашам  дисәгез, вакцинация турында QR-кодлар яисә ПЦР-тест нәтиҗәләрен күрсәтергә әзер булыгыз.
Кыш бабай үзенең резиденциясенә 13 гыйнварда әйләнеп кайтачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: rzd.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ