Логотип Магариф уку
Цитата:

Толерантлык бәйрәме

Яңа Савин районындагы 103нче гомуми белем бирү мәктәбендә халыкара Толерантлык көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Әлеге сәяси чара “Без төрле, ләкин бер Җирдә яшибез” дип исемләнгән темага багыш...

Яңа Савин районындагы 103нче гомуми белем бирү мәктәбендә халыкара Толерантлык көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде. Әлеге сәяси чара “Без төрле, ләкин бер Җирдә яшибез” дип исемләнгән темага багышланган иде. Толерантлыкның нигезенә иң элек барлык милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү, төрле милләт халыклары белән тигез хокукта аралашу ятуын да әйтеп узу дөрес булыр. Бәйрәмдә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Әлеге чара мәктәптә белем алучы төрле милләт балалары арасындагы дуслыкның үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Һәр сыйныф удмурт, чуаш, мари, мордва кебек Идел буенда яшәүче күрше тугандаш халыкларның бай тарихы, көнкүреше, мәдәнияте, милли ризыклары белән якыннан танышу өчен, Казандагы Халыклар дуслыгы йортыннан әлеге халык вәкилләрен кунакка чакырган иде. Әлеге милләтләрнең эчке дөньясы белән танышканнан соң, укучыларда аларга булган хөрмәт тагын да артты. Бәйрәм актлар залында зур концерт белән тәмамланды.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ