Логотип Магариф уку
Цитата:

Төп дәүләт имтиханын тапшыру расписаниесе үзгәрде

Россиядә иң күпсанлы өч фән буенча төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру көннәре саны артты.Бу хакта Рособрнадзор һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырыл...

Россиядә иң күпсанлы өч фән буенча төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру көннәре саны артты.
Бу хакта Рособрнадзор һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган боерыгында әйтелә.
Сүз рус теле, математика һәм җәмгыять белеме турында бара. Элегрәк бу фәннәрне үтү өчен бер көн генә бирелә иде: 24 майда чыгарылыш сыйныф укучылары  - математика, 27 майда — җәмгыять белеме һәм 15 июньдә рус теле язарга тиешләр иде.
Яңа документ нигезендә  яңа расписание шундый булачак:
математика — 23 май (дүшәмбе), 24 май (сишәмбе);
җәмгыять белеме — 27 май (җомга), 28 май (шимбә);
рус теле-7 июнь (сишәмбе), 8 июнь (чәршәмбе);
чит телләр — 19 май (пәнҗешәмбе), 20 май (җомга);
тарих, физика, биология, химия--1 июнь (чәршәмбе);
биология, информатика, география, химия — 15 июнь (чәршәмбе);
әдәбият, физика, информатика, география — 22 июнь (чәршәмбе).
Барлык фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен резерв көннәр 4 июльдән 9 июльгә кадәр бүлеп бирелгән.
Традиция буенча, ТДИ үтү өчен өч вакыт билгеләнә: вакытыннан алда — 21 апрельдән 17 майга кадәр, төп вакыт — май азагыннан июльгә кадәр һәм өстәмә — сентябрь аенда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ