Россиядә иң күпсанлы өч фән буенча төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру көннәре саны артты.
Бу хакта Рособрнадзор һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган боерыгында әйтелә.
Сүз рус теле, математика һәм җәмгыять белеме турында бара. Элегрәк бу фәннәрне үтү өчен бер көн генә бирелә иде: 24 майда чыгарылыш сыйныф укучылары — математика, 27 майда — җәмгыять белеме һәм 15 июньдә рус теле язарга тиешләр иде.
Яңа документ нигезендә яңа расписание шундый булачак:
математика — 23 май (дүшәмбе), 24 май (сишәмбе);
җәмгыять белеме — 27 май (җомга), 28 май (шимбә);
рус теле-7 июнь (сишәмбе), 8 июнь (чәршәмбе);
чит телләр — 19 май (пәнҗешәмбе), 20 май (җомга);
тарих, физика, биология, химия—1 июнь (чәршәмбе);
биология, информатика, география, химия — 15 июнь (чәршәмбе);
әдәбият, физика, информатика, география — 22 июнь (чәршәмбе).
Барлык фәннәр буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен резерв көннәр 4 июльдән 9 июльгә кадәр бүлеп бирелгән.
Традиция буенча, ТДИ үтү өчен өч вакыт билгеләнә: вакытыннан алда — 21 апрельдән 17 майга кадәр, төп вакыт — май азагыннан июльгә кадәр һәм өстәмә — сентябрь аенда.