Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиядә татар бәйрәме

Төркиянең иң танылган авылларының берсе – Корыһөектә (Османие) Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туе Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай у...

Төркиянең иң танылган авылларының берсе – Корыһөектә (Османие) Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туе Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте тарафыннан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Корыһөек җирлек җитәкчесе, Чифтәләр районы башлыгы, авылда яшәүчеләр ярдәме белән оештырылды.
Милли бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән һәм татар авылларыннан йөзләрчә кунак килде. Төркиянең Бөгредәлек, Ике Пынар, Әфәнде күпере, Гөрсү авылларында туып үскән милләттәшләребез, Истанбул, Әнкара, Измер, Конья, Кутаһия, Анталья, Трабзон, Самсун кебек  шәһәрләрдә яшәүче татарлар, башкортлар, кырым-ногай татарлары җыелды. Вәкиллек тарафыннан авылга Сабан туена кайтырга теләүчеләр өчен Истанбулдан, Антальядан, Әнкарадан, Искешәһәрдән, Измердан махсус автобуслар килү оештырылды.

Сабан туе бәйрәме авылның 2000  елларда Төркия татарлары җыелышып, акча туплап утырткан, бүгенге көндә инде "татар урманы" дип аталган агачлыкта узды.
Милли бәйрәм Корыһөек авылында туып үскән имам Хәйруллаһ Акалайның татарча дога әйтүе белән башланып китте. Һәркем аңа кушылып әби-бабалары рухына дога кылды.
Татар инофрм буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ