ТР Милли музее Россия көненә багышланган программа әзерләгән

Татарстанның Милли музее Россия көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләде, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.

Мәсәлән, 12 июньдә 12:00 сәгатьтә Мәскәүдән килгән «ДеТвоРа» хоры концерты башлана. Артистлар халык җырларын һәм илебез композиторлары әсәрләрен башкарачак.

13:00 сәгатьтә М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында 2013 елдан бирле эшләп килүче «Сукно бистәсе» Казан фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

Бәйрәм кунакларын шулай ук уен-юаткычлар, биюләр һәм халык көенә җырлар көтә. Чаралар «Идел буе инешләре» балалар хәрәкәтле уены белән тәмамланачак. Музейга керү билетлар буенча.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.