Тубылда «Искер-җыен» халыкара фестивале узачак

Август аенда Төмән өлкәсе «Наследие» региональ татар иҗтимагый оешмасы Себер татарларының тарихи мирасы белән танышырга һәм бөек хан, шәехләрнең токымнары янында кунакта булырга теләгән һәркемне “Искер-җыен” 13 нче халыкара Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы фестивалендә катнашырга чакыра.

Программада:

5 августта «Искернең тарихи язмышы» дип аталган 14 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак.

6 августка Хатым-аш, халык һәм спорт ярышлары, артистлар чыгышы, «Искер-җыен» фестиваль-конкурсы билгеләнгән.

7 августта 15.00 сәгатьтә  –  Тубылда «Синтез» мәдәният сараенда фестиваль җиңүчеләренең йомгаклау гала-концерты.

Себер татарларының тарихи ватаны Себер дәүләтенең башкаласы Искер шәһәрендә – хан җирендә барлык дусларны кабул итәргә әзерләр.

Белешмәләр өчен телефон: 8-982-920-02-03.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.