Туфан исемен йөртүче мәктәп булырга тиеш

Редакциябезгә Казанда яшәүче укучыбыз Рания Садыйковадан борчулы хат килде. Автор, башкалабызның 18 нче гимназиясенә мәшһүр язучыбыз Туфан Миңнуллин исемен бирүне сорап, республикабызның төрле оешмаларына мөрәҗәгать иткән икән. Тик нигәдер аның бу яхшы башлангычын күтәреп алырга ашыкмаганнар.

«Барлык оешмалардан да уңай җавап алынды. Кызганыч, соңгы араларда 18 нче гимназиягә «Галәм» дигән исем кушу турында мәгълүмат килеп иреште. Бу атама һич тә милли гыйлем учагына туры килми дип саныйбыз. «Галәм» дигән галәмәт, «галәм» дигән әкәмәт… Оптимизация җилләре искән чорда, шушы уку йортына ябылу куркынычы янаган заманда Туфан ага Миңнуллин аны әлеге афәттән коткарып калды. Гаделлекне торгызу ниятеннән, белем йортына олпат шәхес – Туфан Миңнуллин исемен бирү изге гамәл булыр иде. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәмегез сорала», – дип тәмамлана әлеге хат.

Хатка Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановның җавабы да теркәлгән. «Бу мәсьәлә берничә ел элек тә каралган иде. Ул вакытта Сез мөрәҗәгать иткән барлык оешмалар, шул исәптән шәһәр мәгариф идарәсе дә, Сезнең фикерне хуплады, уңай җавап җибәрде. Гимназиягә нинди исем бирү мәсьәләсе хезмәт коллективы утырышының карары белән кабул ителә. Бүгенге көндә гимназия администрациясе Т. Миңнуллин исемен алуга коллективның әзер түгеллеген белдерде», – диелә анда.

Без гимназия директоры Равил Садыйковка шылтыратып, әлеге хәлгә ачыклык кертүен сорадык. «Рания ханымның нияте яхшы, әмма уку йортыбыз инде ике ел «Галәм» дигән исемне йөртә. Урам якка, гимназия диварына язып куелмаса да, эчке якта бу хакта мәгълүмат бар. Мәктәпнең исеме безгә бик ошый», – дип аңлатты ул.

Әдипнең кызы Әлфия ханым Миңнуллина бу хакта нәрсә уйлый икән. «Әти исемен йөртүче мәктәпләр миңа билгеле түгел. Әлеге мәсьәлә белән кызыксынучы Сез генә дип әйтмәс идем. Әлбәттә, кемдер кызыксынып бу эшкә алынса, ничек каршы киләсең?! Мәгариф министрлыгы, башка мәгариф оешмалары, мәктәпләр, әтине хөрмәт итеп, нидер эшләсә, мин шатланачакмын гына», – дип җаваплады ул безнең кызыксынуыбызга каршы.

Әлеге җәһәттән озак еллар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып эшләгән шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең дә фикерен белештек.

– Без Туфан ага белән байтак вакыт Дәүләт Советында иңне иңгә куеп эшләдек. Мин комитет рәисе булсам, ул рәис урынбасары иде. Рания ханым берничә ел элек, әлеге мәсьәләне күтәреп, Дәүләт Советына да мөрәҗәгать иткән иде. Чынлап та, заманында Туфан аганың бу мәктәпкә ярдәме тиде. Икәүләп тә анда барганыбыз булды. Без комитет исеменнән 18 нче мәктәпкә булышуларын сорап, рәсми оешмаларга хатлар да юллаган идек. Бер караганда, 18 нче мәктәп начар түгел. Әмма аңа исем бирелгән, инде эш узган. Мәктәпкә исем биргәндә, билгеле, иң элек укытучылар коллективының фикеренә карыйлар. Бу очракта кайгырырга кирәкми: Казанда ике йөзләп мәктәп бар. Менә быел гына башкалабызда бик зур, бик матур ике яңа мәктәп җиткереләчәк. Минемчә, шуларның берәрсенә Туфан Миңнуллин исемен бирсәләр, яхшы булыр. Казан, республика җәмәгатьчелеге моны бик әйбәт кабул итәр иде, – диде ул безгә.

Разил абыйның сөйләвенә караганда, сайлаучылары милли мәгариф проблемалары буенча Туфан агага бик еш мөрәҗәгать иткән. Гаҗәп тә түгел. Беренчедән, әдип – бик популяр кеше. Икенчедән, аның сүзе үтә. Өченчедән, үзе дә –милли мәгариф өчен җан атып йөргән, бик күп мәктәпләргә булышкан депутат. «Моның бик ачык бер мисалы итеп 12 нче татар кызлар мәктәбен алырга була. Ул иске, ярым җимерек бинада иде. Туфан ага артыннан йөреп, аңа менә дигән бина салдылар. Бүген дә ул матур гына эшләп килә. Казанда гына түгел, республикабыз районнарында да мәктәпләр күп. Туфан аганың исемен туган ягында  – Кама Тамагы районы мәктәпләренә дә бирергә була. Аның ярдәм итмәгән районы калмагандыр. Без Туфан ага белән бергәләп Тәтеш районының татар гимназиясенә дә  булышып йөргән идек. Түбән Кама районындагы татар гимназия-
ләренә, мәктәпләренә дә ярдәме булды. Гомумән, аның булышмаган районы калмагандыр. Мондый башлангыч белән чыксалар, башка район мәктәпләренә дә язучының исемен бирергә мөмкин. Билгеле, Казан – Казан инде. Бу – безнең башкала. Ул үзе дә гомере буе диярлек биредә яшәде, драматург, депутат буларак та аны шәһәребездә яхшы беләләр», – дип сагынып искә алды аны шагыйрь. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: заманында татар җәмәгатьчелеге, 12 нче кызлар мәктәбенә Туфан аганың  исемен бирергә кирәк, дип тәкъдим иткән иде. Ул чакта: «Бу уку йортына узган гасыр башында башкалабыз Казанда татар кызлар мәктәбе ачкан, аңа җитәкчелек иткән Фатиха Аитова исемен бирү бик урынлы булыр», – дип, драматург әлеге нияткә каршы төште. Әлеге мәктәпкә Фатиха Аитова исеме бирелде дә.

Татар мәгарифен аякка бастырырга тырышып йөргән мәшһүр әдипне якташлары да сагынып искә ала. Кама Тамагы районы мәктәпләрендә озак еллар директор булып эшләгән Альберт Мифтахов күренекле якташын: «Туфан абый туган ягыбызны бик ярата иде. 1997  елны – үзе укыган Олы Карамалы мәктәбен, 2006  елны Олы Салтык урта мәктәбен салдыруда нык ярдәм итте. Мин Олы Карамалы урта мәктәбендә директор булып эшләгәндә, йөк машинасы юнәтүдә дә булышты. Аның безгә эшләгән игелекләре бик күп булды», – дип ядь итте. Үз вакытында Олы Карамалы мәктәбен ачу тантанасында катнашканга, ул шатлыклы көннәрне мин бүгенгедәй, яхшы хәтерлим. Тантанадан кайткач, «Ватаным Татарстан» газетасында  шушы вакыйга хакында «Алма битле кызларның түбәсе күккә тиде» дигән язмам чыккан иде.

Рания ханым, миңа калса, «Галәм» атамасы бик килешле, бик матур яңгырашлы. Мәгънәсе дә бик тирән. Адәм баласы гомере буе очсыз-кырыйсыз күккә күз текәп, без яшәгән галәм артында тагын ниләр бар икән; анда тереклек булса, нинди икән, кебек сорауларга җавап эзли. Иге-чиге булмаган бу дөньяны  танып белергә тели. Белем дөньясы үзе дә чиксез, очсыз-кырыйсыз күк бит ул. Әлбәттә, Казанда Туфан исемен йөртүче мәктәп булырга тиеш.   Безгә калса, күптән түгел генә башкалабызның Икенче таулык микрорайонында төзелеп эшли башлаган 187 нче мәктәпкә яки, Разил Вәлиев әйткәнчә, быел башкалабызда ачылачак яңа мәктәпкә әлеге мөхтәрәм исемне бирү бар яктан да отышлы булыр иде. Озын сүзнең кыскасы, озакка сузмый бу яхшы башлангычны тормышка ашырырга кирәк.

Рәшит Минһаҗ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.