Туган җирем бер генә

Рәмлә НУРИЕВА,

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең

 югары квалификация категорияле физика укытучысы

Максат:

белем бирү: табигатьнең кеше тормышында эстетик, практик ролен ачыклау, укучыларның туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү;

үстерелешле: төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү, предметка кызыксыну тәрбияләү, фәнне чынбарлык белән бәйләү;

тәрбияви: коллектив алдында җаваплылык хисен үстерү, үз фикереңне нигезли, яклый белү, табигатькә карата хөрмәт, сакчыллык хисләре тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре:

шәхескә бәйле гамәлләр: укучыда тирә-юньгә, табигый байлыкларга уңай карашлы эчке позиция булдыру;  

танып белү гамәлләре: объект турында фикерләү, анализлау, аналогия булдыру;

коммуникатив гамәлләр: төрле фикерләрне исәпкә алып, хезмәттәшлек итү, үзара килешеп уртак фикергә килү.

Бурычлар: укучыларда физика фәнен өйрәнү барышында экологик культура һәм туган як турында белемнәр формалаштыру; табигатькә сакчыл караш һәм гражданлык позициясе булдыру.

Җиһазлау: плакатлар, фотографияләр. 

Үткәрү формасы: тренинг.

Тренингта катнашалар: эколог, физика  укытучысы, укучылар.

Экологик тренинг барышы

Физика укытучысы. Табигатьне пычранудан, ярлыланудан саклау җәмгыятебезнең җитди проблемасы булып тора. Физика һәм экология көннән-көн бер-берсенә якыная бара. Физик тикшеренүләр һәм аларның производствода кулланылышы табигатьне пычрату чыганагы булып хезмәт итә. Халык хуҗалыгының күп тармаклары һәм сәнәгатьнең табигатькә тискәре йогынты ясавы беркем өчен дә сер түгел.

Асылда физика фәненең нигезендә табигый күренешләргә күпсанлы үзгәрешләр кертүче фәнни-техник прогресс ятса да, «физика» сүзе грек телендә «табигать» дигәнне аңлата. Димәк, физика фәне безгә тирә-юнебезне, тиңсез хәзинә булган туган җиребезне сакларга да ярдәм итә алачак.

Кеше бары тик акчага сатып алган әйберне генә кадерли, ә табигать, саф һава, чиста сулыклар икенче планга күчерелә.

«Табигать законнарын санга сукмасаң да ярый, дип санап, кешелек зур хата ясады. Борынгы кешенең яшәү тирәлеге белән төзелгән үзара килешүе бүген инде юкка чыккан. Чөнки кеше үзен бик көчле һәм бары тик үзе язган законнарга гына буйсынырга тиеш дип саный. Бу позицияне яңадан карарга һәм табигать белән яңа килешү төзергә кирәк», – дип саный Халыкара табигать һәм табигый ресурслар саклау союзы җитәкчесе, профессор Жан Дорст.

Әйдәгез, табигатькә таба бер адым ясыйк, аның белән яңа килешү төзик.

Тренингта катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү таләп ителә:

– актив булырга;

– фикереңне ачык белдерергә;

– җавапларны кыска һәм тулы бирергә;

– башка кешенең фикерен кире какмаска;

– ярдәмчел булырга.

1 нче тур – «Экологик линейка»

(Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр бер адым алга атлый. Хата чыгаручылар урында кала.)

Экология нәрсә ул? (Экология – әйләнә-тирә мохитнең кеше организмына тәэсирен өйрәнүче фән.)

– Табигатьне саклау традициясе кайчан барлыкка килгән?

Җир шарында тереклек өчен иң әһәмиятле матдә. (Су)

Табигатьне пычратучы матдәләрне әйтегез. (Нефть продуктлары, авыр металлар, нитратлар, фосфатлар һ.б.)

Иң экологик энергия чыганагы. (Энергияне экономияләү.)

Нәрсә ул пестицид? (Пестицид ул –үсемлекләргә зыян китерүче бөҗәкләрне бетерү өчен кулланыла торган агулы химикат.)

Ни өчен атом станцияләрендә булган аварияләр аеруча куркыныч? (Авария вакытында радиоактив матдәләр бүленеп чыга, ә алар кеше организмы өчен бик куркыныч.)

Укытучы. Укучылар, игътибар итик әле, безнең һәрберебездә төрле мәгълүмат, кайбер сорауларга тулы җавап бирә алмадык. Әйдәгез, бүгенге әңгәмәбез барышында шушы белемнәребезне тулыландырыйк.

2 нче тур – «Тирәнтен фикерлә!»

(Укучылар берничә төркемгә берләшә. Һәр төркемгә карточкалар өләшенә, кыска вакыт эчендә аларда язылган төшенчәләрне экологик яктан тасвирлап бирергә кирәк.)

Биремнәр: җылылык двигателе, файдалы эш коэффициенты, энергия чыганаклары, табигатьтә су әйләнеше, атмосфера, һавада йөзү, суда йөзү, төш физикасы.

3 нче тур – «Фотофакт»

(Катнашучыларга ике фотография бирелә. Фотоларда – 20 ел аерма белән төшерелгән Шушма елгасы күренеше. Рәсемнәрдәге аерманы экология белән бәйләп аңлатып бирү.)

 

   

4 нче тур – «Туган җирем бер генә»

  1. Авыл читендәге аланда язын кар арчылгач, саргайган иске чирәмне яндыру – гадәти күренеш. Ул хәтта файдалы да, чөнки яңа чирәмгә тизрәк үсәргә ярдәм итә. Фикер дөресме?
  2. Терлекчелек комплексларын елга буйларына урнаштыру уңайлы, су белән тәэмин итү җиңелләшә, өстәвенә моның бернинди зыяны да юк. Үз фикерегезне әйтегез.

5 нче тур – «Кем беренче?»

1 нче бирем

  1. Ул һәрбер өйдә безнең көндәлек юлдашыбыз булып тора.
  2. Кешеләр аның тәэсирендә авырыйлар, кәефләре кырыла.
  3. Завод-фабрикалар, машиналар күп булган зур шәһәрләрдә аеруча көчле.
  4. Төрле приборлар һәм машиналар – аның чыганагы.
  5. Аны механик тирбәнешләр китереп чыгара.

Җавап: тавыш, шау-шу.

2 нче бирем

  1. Ул – физик күренеш.
  2. Аның ярдәмендә сулыклар тиз пычрана.
  3. Ул басулардан ашламаны елгага күчерергә сәләтле.
  4. Ул завод торбаларыннан чыккан зыянлы матдәләрне күчереп йөртә.
  5. Аның ярдәмендә зыянлы элементлар тере организмнарга үтеп керә ала.

Җавап: диффузия.

Укытучы. Әйе, физика казанышлары кеше тормышын бик күпкә җиңеләйтсә дә, икенче яктан безнең тормышыбызга вибрация, артык шау-шу, электромагнитик дулкыннар тәэсире алып килә. Аларның экологик асылы белән безне экология белгече таныштырыр.

Эколог («Кешенең яшәү тирәлеге һәм экология» дигән темага мини-лекция белән чыгыш ясый).

  1. Вибрация һәм шау-шу.

Вибрация – механик тирбәнеш, кеше организмына көчле тәэсир итүче фактор. Аеруча техноген шау-шу кеше организмына зыянлы. Димәк физика фәне тавыш дулкыннарын, аларның интенсивлыгын, шул сәбәпле кеше организмында барлыкка килгән патологияләр, хәзерге вакытта актуаль булган элемтә чараларын өйрәнүдә алыштыргысыз.  

  1. Электромагнитик кырлар.

Электромагнитик дулкыннар табигый һәм ясалма булырга мөмкин. Нәкъ менә ясалма электромагнитик кырларны физика һәм көнкүреш экологиясе өйрәнә. Бу кырлар абсолют зурлыгы буенча планетаның табигый фоныннан югары булмаса, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгел. Радиоэлектрон җайланмалар, телевидение, радио, мобиль элемтә безнең көндәлек юлдашыбыз, ә бу уйландыра.

  1. Копьютерлар.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 45 минут үтүгә саклану чаралары булмаган компьютердан кулланучы организмының барлык регулятор системалары тынычсызлана башлый. Бала организмы бу тәэсирне аеруча нык сизә.

  1. Көнкүреш техникасы.

Бүген электр ярдәмендә эшләүче ярдәмчеләребездән башка тормышны күз алдына китерү мөмкин түгел. Тик алмаш ток чыганагыннан туенучы көнкүреш приборлары электромагнитик кыр чыганагы булып тора. Бу исемлеккә зур егәрле суыткычлар, электр плитәләре керә. 

  1. Ионлаштыручы нурланыш.

Радиоактив нурланышның биологик объектларга тәэсире кеше гәүдәсе тарафыннан йотылган микъдарга бәйле.

  1. Матдәләрнең халәте.

Экологиянең табигатьтәге су әйләнешенә бәйлелеге, конденсация һәм парга әйләнү күренешләре, суның күпчелек матдәләрне эретү үзлеге һәм кайбер башка факторлар экология һәм физиканы тыгыз бәйләнештә тота.

(Укучылар югарыда телгә алынган төшенчәләр хакында плакат ясый.)

6 нчы тур – «Уйлан!»  

  1. «Бер кешедән соң урманда эз кала, йөз кешедән – сукмак, мең кешедән чүл кала». Әйтемнең мәгънәсен аңлатыгыз.

Җавап. Урман туфрагының тыгызлыгы арта, структурасы бозыла, аңа һава һәм дым үтеп керү начарая, яшь үсентеләр һәлак була.

  1. Яңгырдан соң тузан басыла, диләр. Атмосфера пычрануы һава составында тузан бөртекләре, каты кисәкчекләр булуы белән аңлатыла. Экологик яктан уңай һәм тискәре якларына аңлатма бирегез.

Җавап. Һаваның тузан белән пычрануы кояш нурларының йотылуына китерә. Тузан бөртекләре конденсация төше булып хезмәт итә һәм су әйләнеше өчен әһәмияткә ия. Тик тузан составында агулы химик матдәләр дә бар. Шунлыктан ул зарарлы кислоталы яңгырлар чыганагы булырга мөмкин.

Йомгаклау

Укытучы. Укучылар! Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Табигатьтән башка яшәү мөмкин түгел. Ләкин тренинг барышында без кешелек дөньясының табигатькә бик зур йогынты ясавын, экологик проблемаларның чиксез күптөрле булуын ачыкладык. Күмәк көч күл күчерер, диләр. Һәркем Җиребезне саклау өчен үзеннән өлеш кертә ала. Тирә-юнебез, табигатебез белән килешеп яшик.

Килешүнең нигезе түбәндәге юлларда чагыла:

– табигатьне аңларга өйрән, аның дусты, сакчысы бул;

– табигатьнең матурлыгына соклан, ләкин зыян китермә;

– табигатькә чыккансың икән, шаулап йөрмә, аның тавышына колак сал;

– табигатькә файда китер: чишмәләрне чистарт, елга буйларын пычратма, игелек кыл;

– табигатькә килсәң, үзеңнән соң ямьсез эзләр калдырма!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.