Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган Батыр» призы өчен 600 мәктәп укучысы катнашты

Казанның «Туган авылым» комплексы «Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» призы өчен көрәш буенча икенче фестиваль узды. Анда 600 ләп  6 яшьтән 13 яшькәчә мәктәп укучылары грэпплинг, грек-рим көрә...

Казанның «Туган авылым» комплексы «Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» призы өчен көрәш буенча икенче фестиваль узды. Анда 600 ләп  6 яшьтән 13 яшькәчә мәктәп укучылары грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш буенча көч сынашты.
«Сез бүген барыгыз да җиңүче, сез бүген барыгыз да батыр, сез барыгыз да киләчәктә безнең туган җиребезне саклаучылар! Көрәш тормышта сезгә әле күп нәрсә бирәчәк: характер, дисциплина, үз максатларыңа ирешү. Без алга таба да яңа спорт мәктәпләре ачарбыз, төрле турнирлар уздырырбыз, ә бүген мин сезгә үзегезне тулысынча күрсәтүегезне телим. Без сезгә бик яхшы бүләкләр әзерләдек!» – дип сөйләде ачылыш тантанасында «Туган авылым» комплексының җитәкчесе Радик Абдрахманов.
Татарстан Республикасының грек-рим көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин республикада балалар спорт белән шөгыльләнсен һәм ярышларда яхшы урыннар алсын өчен бик зур эшләр эшләнүен билгеләп үтте.
«Мин шәхсән үзем бүген бу ярышның Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче ярышка әйләнүен күрәм. Алга таба без бу турнирның халыкара статус алуын телибез. Барыгызга сәламәтлек, бәхет һәм зур җиңүләр телим. Бүген сез күбегез спорт дөньясына беренче зур адымнарыгызны ясыйсыз. Алдагы тормышыгызда да сез илебезнең лаеклы гражданиннары булырсыз дип ышанам», – диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Бәйгегә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Аның әйтүенчә, татар руханиларының да күбесе көрәш белән шөгыльләнгән. Ул мисал итеп Шиһабетдин Мәрҗанине китерде һәм аннан үрнәк алырга чакырды.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ