Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телем – үзем өчен...

Казан федераль университеты янәдән татар теле курсларын башлап җибәрү турында игълан итте.Әлеге курслар инде 2011 елдан бирле оештырыла. Февраль азагында старт алучы укуларга инде 900 дән артык кеше г...

Казан федераль университеты янәдән татар теле курсларын башлап җибәрү турында игълан итте.
Әлеге курслар инде 2011 елдан бирле оештырыла. Февраль азагында старт алучы укуларга инде 900 дән артык кеше гариза калдырган.
«Быелгы курсларның бер үзенчәлеге бар: без аны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырабыз. Бу адым шактый гына мөмкинлекләр ача. Беренчедән, география киңәячәк: элек курсларны Казанда гына үткәрсәк, быел алар Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә оештырылачак. Икенчедән, курслар елга бер генә була иде, быел ике тапкыр уздырырга уйлыйбыз: беренчесе, билгеле булганча, февраль–май айларында, ә икенчесе, сентябрь ахырында башланып, өч ай дәвам итәчәк», – дип сөйләде журналистларга Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.


Укырга килүчеләрне өч төркемгә бүләчәкләр: башлангыч (телне белмәүчеләр), дәвам итүче (телне бераз белеп аңлаучылар) һәм телне камилләштерүчеләр. Курс атнасына ике тапкыр, өчәр сәгать укытыла, гомумән алганда, 72 сәгать тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, узган елда ноябрь–декабрь айларында ТР Президент Апппараты заказы нигезендә Республиканың югары даирә җитәкчеләре өчен курслар оештырылды.
«Әлеге курска 31 кеше йөрде, бу – министрлар, төрле ведомство җитәкчеләре иде. Татар телен өйрәнүчеләр өчен махсус ярдәмлек ясадык. Шулай ук төркемнәргә бүлдек: татарча белмәүчеләр, бераз белүчеләр һәм татар телендә рәсми чыгыш ясарга өйрәнүчеләр. Җитәкчеләр дәресләргә бик җитди карады. Иң шатландырганы – соңыннан бу курсларны дәвам итәргә дә сорадылар. Март аеннан министрлар урынбасарлары, ведомство, оешма җитәкчеләре өчен тагын бер курс оештырырга уйлыйбыз», – дип уртаклашты КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Оештыручылар, бүгенге вазгыять таләпләреннән артта калмыйча, бу укуларны онлайн–форматта да оештырмакчы. Ихтыяҗ бар, диләр. Моны «Ана теле» онлайн-мәктәбе дә раслый – татар телен биредә 26 мең кеше ел әйләнәсе өйрәнә.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ