Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телне саклау яшьтән кирәк

Мөслим районы республикабызда татар телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы як буларак танылган. Биредә үз милләтен, үз телен яратучы халык яши. Төбәгебездә талантлы, әдәбият-сәнгать сөюче балалар...

Мөслим районы республикабызда татар телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы як буларак танылган. Биредә үз милләтен, үз телен яратучы халык яши. Төбәгебездә талантлы, әдәбият-сәнгать сөюче балалар үсә.  Без эшләгән әлеге мәктәпкә 2017  елда Габдулла Тукай исеме бирелде, биредә илледән артык укытучы биш йөздән артык балага белем һәм тәрбия бирә. Без белә-белгәннән бирле мәктәп урнашкан урам Тукай исемен  йөртә, әлеге урам һәм төбәгебездәге Тукай скверы һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Габдулла Тукайның туган көнендә биредә шигырь бәйрәмнәре уза.
         Телебезне саклауга,  туган ягыбызның тарихын өйрәнүгә әһәмият бирелүнең мисаллары бик күп. Мөслимдә әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында ел саен бер төркем якташ язучыларыбыз, күренекле шәхесләребез белән очрашулар үткәрелә. Мәктәпләрдә алар белән очрашулар оештырыла, әдәбият һәм татар теле дәресләрендә кунакта булалар, матур шигырьләр укыла.  Мәктәптәге «Туган тел» музеенда укучылар һәм язучылар җылы атмосферада әңгәмә коралар, үзләрен борчыган сорауларга җавап алалар.
    Тукай мәктәбе укучылары уку елы дәвамында күпсанлы фәнни - гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашалар, чыгыш ясыйлар. Алар укучыларның Бөтенроссия конференциясендә, «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Яшьләр фәнни эзләнүдә» дигән VI республика фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашып, призлы урыннар алдылар. Т.Миңнуллин исемендәге конференциядә дә укучылар уңышлы гына чыгыш ясадылар.
  Бөтенроссия яшь язучыларның «Илһам»  бәйгесендә катнашучы укучыларыбыз «Яшь драматург» номинациясендә дипломант булдылар, VII  республикакүләм «Театр  – театр инде» конкурсында чыгыш ясаучыларның эшләре югары бәяләнде. «Каюм Насыйри», «Ризаэддин Фәхреддин», Ф.Яруллин, Н.Лобачевский, И.Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрендә дә Тукай исемендәге мәктәп укучылары актив катнаштылар  һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
       Безнең мәктәп укучылары татар теле һәм татар әдәбияты фәннәреннән район һәм  республика олимпиадаларында ел саен җиңү яулый. Инде ничә ел рәттән татар теленнән халыкара олимпиадасының йомгаклау турында катнашып, призлы урын алалар. Фәнни эзләнү, проект эшләре белән шөгыльләнү  безнең мәктәптә югары дәрәҗәдә оештырылган.Мәктәп күләмендә оештырылган мондый эшләр укучыларның киләчәк тормышында зур роль уйный, алар аудитория алдында камил чыгыш ясарга, фикерләрен төгәл итеп әйтә белергә өйрәнәләр.
       Мәктәптә укучылар өчен милли чаралар үз югарылыгында һәрдаим үткәрелә. «Сәхнә утлары» һәм «Күңелле сәхнә» түгәрәкләренә, «Сәйлән» фольклор һәм «Тукай бизәкләре» бию ансамбльләренә йөрүче балалар да безнең горурлыгыбыз. Яшь шагыйрьләребезнең шигырьләре үзәк китапханә тарафыннан ике ел рәттән «Данлыклы, син туган җирем» исеме белән чыгарылып килә.
       Гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә  туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча чаралар эзлекле рәвештә алып барылган очракта гына, без милләтебезнең киләчәгенә  ныклы нигез салуга ирешербез. Без укучыларга шуны төшендерергә, аларга бу юнәлештә ярдәм итәргә, аларның Тукай оныклары икәнлекләрен оныттырмаска тырышабыз.
 
Йолдыз ӘСӘДУЛЛИНА,
 Мөслимдәге
Габдулла Тукай исемендәге
 урта мәктәпнең
тарих укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ