Тукай музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла

8 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Мирас» күргәзмәсе ачыла. Анда Казанның 1 нче һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләре укучыларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.

«Мирас» күргәзмәсе — Габдулла Тукай Әдәби музее белән 1 һәм 7 нче балалар сәнгать мәктәпләренең беренче уртак проекты. Бу сәнгать уку йортлары Татарстан Республикасы милли сәнгатен өйрәнүгә, уку процессында балаларны рухи-әхлакый үстерү һәм этномәдәни белем бирүгә, иҗади актив шәхесләр тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Ул яшь рәссамнарның графика һәм рәсем эшләрен берләштерә, килгән кунакларны профессиональ башкарылган скульптура үрнәкләре белән таныштыра.

Күргәзмә 8 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.