Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай турында стереотипларны ничек җиңәргә?

«Габдулла Тукай хәзерге социомәдәни киңлектә» - бүген, 21 апрельдә,  шагыйрьнең әдәби музеенда узачак "түгәрәк өстәл"нең темасы әнә шулай атала. Биредә татар галимнәренең, язучыларның, музей белг...

«Габдулла Тукай хәзерге социомәдәни киңлектә» - бүген, 21 апрельдә,  шагыйрьнең әдәби музеенда узачак "түгәрәк өстәл"нең темасы әнә шулай атала. Биредә татар галимнәренең, язучыларның, музей белгечләренең, Тукай иҗатын бәяләүчеләрнең катнашуы көтелә. 
XXI гасыр сәнгатендә Габдулла Тукай образы ничек күренә? Бүген шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты белән бәйле нинди мәгънәви үзенчәлекләр ихтыяҗы бар? Кешеләр аңында туган Тукай турында стереотипларны ничек җиңәргә? "Түгәрәк өстәл" артында сүз шул хакта барачак. Шулай ук Тукайның Татарстан бренды буларак роле, хәзерге шәһәр мохитендә Тукай образларының урыны һәм әһәмияте турында фикер алышачаклар.
"Түгәрәк өстәл" 14.00 сәгатьтә башлана. Әлеге дискуссияне Габдулла Тукай әдәби музее Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештыра. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлана.
"Түгәрәк өстәл"дә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан сәнгать белгечләре Рауза Солтанова, Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире Эльмира Галимова, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ