Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы тәкъдим ителәчәк

2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.Китапның төзүчесе – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандида...

2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.
Китапның төзүчесе – Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова. Бу - беренче тапкыр Габдулла Тукайның үзе исән вакытта нәшер ителгән китапның репринт вариантларын кулланып әзерләнгән яңа форматтагы басма.
Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, гарәп язуындагы Тукай әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен кириллицада биргәндә аеруча характерлылары төп нөсхәдәгечә сакланган.
Узган ел бу юнәлештә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Татарстан китап нәшриятының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» беренче тапкыр кириллицада басылып чыккан иде.
«Габдулла Тукайның «Күңелле сәхифәләр» китабы беренче тапкыр 1910 елда Казанда «Сабах» нәшрияты, «Милләт» типографиясендә гарәп графикасында нәшер ителә. Анда «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян Песи», «Ак Бабай» һ. б. шигырьләре тәүге тапкыр басыла. 2022 елда Татарстан китап нәшриятында әлеге басма Татарстан Республикасы Милли музее фондларында, Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә тәкъдим ителгән нөсхәләренә нигезләнеп әзерләнгән», – ди  Тукай музее мөдире.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ