Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада вакцинадан баш тарткан 13 укытучы эштән азат ителгән

Түбән Кама шәһәрендә  коронавируска каршы прививка ясатудан баш тартулары сәбәпле, 13 укытучыны эштән азат итәргә мәҗбүр булганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Түбән Кама районы мәгариф ид...

Түбән Кама шәһәрендә  коронавируска каршы прививка ясатудан баш тартулары сәбәпле, 13 укытучыны эштән азат итәргә мәҗбүр булганнар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин хәбәр иткән.
Мәгариф җитәкчесе эштән читләштерелгән укытучыларның сәгатьләре педагоглар арасында бүленәчәген дә әйткән. «Бүгенге көндә без аларны ни рәвешле алыштырачагыбызны аңлыйбыз һәм булган сәгатьләрне башка укытучылар арасында бүләчәкбез», – дип белдергән Гыйниятуллин.
Искәртеп китәбез: Түбән Камада мәгариф өлкәсендә эшләүче 4992 кешенең 90% прививка ясаткан.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ