Углеводлар: моносахаридлар

ФДББС буенча иң яхшы дәрес: химия

Углеводлар: моносахаридлар

(10 нчы сыйныфта база дәрәҗәсендәге химия дәресе)

Хәмдия ГАЛИЕВА,

Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы

Максат: углеводларның классификациясен, моносахаридларның төрләрен, табигатьтә очравын, физик, химик, специфик үзлекләрен, төзелеш үзенчәлекләрен, табигатьтә һәм кеше тормышында ролен өйрәнү.

Бурычлар: 

– алда  өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне тиешле урында куллана белү;

– дәреслек һәм өстәмә материаллар ярдәмендә яңа төшенчәләрне булдыру; техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, химик эксперимент үткәрү күнекмәләрен ныгыту;

– парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкарган эшкә анализ ясау, нәтиҗәләр чыгару.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы: үзләрендә ышаныч тудыру, эшлисе килү теләге арттыру, тормышка яраклаша белү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү: дәреслек һәм өстәмә материаллардан кирәкле информацияне табу, бирелгән матдәнең формуласын һәм үзлекләрен ачыклый алу, гомумиләштерү нәтиҗәләре чыгару.

Коммуникатив: төркемнәрдә һәм парларда хезмәттәшлек итү, әңгәмәдә катнашу, фикерләрне төгәл итеп әйтү, дәлилли белү.

Регулятив: уку мәсьәләсен билгеләү, ассоциатив фикерләү, үзбәя бирү, фәнни дөньяви күзаллау булдыру.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.

Дәреснең формасы: катнаш дәрес.

Дәрестә укучылар эшчәнлеге: индивидуаль, төркемнәрдә, парлашып.

Җиһазлар: өстәмә белешмәләр өчен материаллар, глюкоза һәм фруктоза кергән таратылма материаллар, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле реактивлар, укытучы әзерләгән тест биремнәре, презентация, компьютер, проектор, экран, база дәрәҗәсе дәреслеге 1.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

  1. Өй эшен тикшерү һәм белемнәрне актуальләштерү

(Өй эшен тикшерү өчен, укучыларга тест биремнәре таратыла, эшләрне төгәлләгәннән соң, әзер җавап үрнәгендә бер-берсен тикшереп, үзара бәялиләр.)

Тест биремнәре

  1. Дөрес фикерне табыгыз.

а) майлар – катлаулы эфирлар, чөнки гидролиз нәтиҗәсендә глицеринга һәм югары карбон кислоталарына таркалалар; ә) майлар индивидуаль класска керә, чөнки алар гидрофоб үзлекле; б) барлык хайван майлары каты, ә үсемлек майлары сыек була.

  1. Сабынлану процессы ул – …

а) нейтральләшү реакциясе; ә) селтеле гидролиз; б) кислоталы гидролиз.

  1. Бирелгән олеин кислотасы + глицерин → Х1 2→ Х2

әверелешендә Х2 матдәсенең исеме – …

а) стеарин кислотасы; ә) триолеат; б) тристеарат.

Җаваплар: 1-а; 2-ә; 3-б.

Актуальләштерү өчен сораулар:

– Сез әле ашханәдән тукланып килдегез, үзегездә нинди халәт тоясыз?

–Үзегез тукланган азыкларны нинди классларга кертәсез?

– Төп энергия чыганагы булып нәрсә санала?

– Ни өчен сезнең менюда көн саен җиләк-җимеш була?

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

1Габриелян О.С. Химия. 10 класс. – М.: Просвещение, 2020.

(Укучылар сорауларга җавап биргәннән соң, укытучы вазада виноград, тәлинкә белән ботка, компот – мәктәптә бирелүче көндезге аш ризыкларының кыскартылган вариантын өстәлгә урнаштыра.)

Укытучы. Мин – сезгә виноград тәкъдим итүче, ә сез төрле персонажлар (бакчачы, агроном, аш-су остасы, сатып алучы, биолог, химик) булырсыз. Булган барлык белем һәм тәҗрибәләрне файдаланып, һәр пар үзенә туры килгән персонаж исеменнән берничә сүз белән генә виноград турында сөйләп бирер. (Химик виноград турында сөйләгәннән соң, укытучы яңа теманы тактага яза, дәреснең максатын укучылар укытучы белән бергә ачыклыйлар.)

  1. Яңа белемнәрне үзләштерү, проблеманы адымлап чишү

Укытучы. Укучылар, биология дәресендә сез углеводлар белән гомуми танышкан идегез инде. Хәзер аларның классификациясен искә төшереп узыйк. (Бер укучы тактада углеводларның классификациясенә схема сыза, калган укучылар урыннан углеводларны санап әйтеп баралар, укытучы ахырдан өстәмәләр белән тулыландыра, яңарта.)

– Бүгенге дәрестә без моносахаридлардан глюкозага һәм фруктозага тулырак тукталырбыз. Дәрестә эшләү өчен, һәр органик матдәне өйрәнү тәртибен искә төшереп үтик. (Укучылар өйрәнү эзлеклелеген әйтеп чыгалар: номенклатура, молекула төзелеше, изомерия, табигатьтә очравы һәм табу, үзлекләре, табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле.)

– Молекуляр формулалары барыгызга да таныш булган глюкозаның, фруктозаның структур формулаларын язу өчен, XIX гасырда алман галиме Фишер үткәргән тәҗрибәләргә таяныйк. (Немец галиме Фишер портреты күрсәтелә. Укучыларга «Глюкоза молекуласының төзелеше», «Фруктоза молекуласының төзелеше» дигән белешмәлекләрдән өзекләр бирелә. Эш ике төркемдә оештырыла. Беренче төркемдәге укучылар – глюкоза, икенче төркемдәгеләр фруктоза молекулаларының составын, төзелешен әлеге өзекләрне укып өйрәнәләр, ачыклыйлар. Белешмәлекләрне кушымтадан карарга.)

– Укучылар, глюкозаның һәм фруктозаның структур формулаларын ничек сурәтләргә мөмкин булыр икән? (Һәр төркемнән берәр укучы, такта янына чыгып, үзләре өйрәнгән гексозаның структур формуласын тактага язалар, ни өчен шундый нәтиҗәгә килүләрен, телгә алынган тәҗрибәләрдән чыгып дәлиллиләр.)

Укытучы. Шулай итеп, глюкозада һәм фруктозада нинди функциональ группалар барлыгы ачыкланды? Аларның төзелешендә охшаш һәм аермалы якларны табып әйтегез.

Укучылар. Икесе дә – күп атомлы спирт, глюкозада – альдегид, ә фруктозада кетон группасы бар. (1 нче слайд)

Укытучы. Әлеге ике углевод үзара нинди матдәләр булыр?

Укучылар. Изомерлар.

Укытучы. Аларның башка изомерлары да бар, шулар арасыннан глюкозаның киң таралган β – формалары белән танышып узыйк. (2 нче  слайд)

– Ничек уйлыйсыз, глюкозаның β – формалары үзара нинди изомерлар булырлар?

Укучылар. β – цис формасы. (Экранда «Фотосинтез» темасына рәсем күрсәтелә.) (3 нче слайд)

Укытучы. Укучылар, әлеге рәсем сездә нинди фикерләр уятты? (Укучылар фотосинтезның космик роле, углеводлар синтезы турында үз фикерләрен әйтәләр.) Дәреслекнең 90 нчы битендәге текстны укып, глюкозаның табигатьтә очравы турында тулырак танышыгыз. (Укучылар дәреслек белән эшләгәннән соң туган яңа фикерләре белән уртаклаша.)

Укытучы. Глюкоза һәм фруктозаның физик үзлекләрен биология курсында өйрәнгән идегез, искә төшерегез әле. (Һәр пар әлеге углеводларның агрегат халәтен, төсен, тәмен, суда эрүчәнлеген бер-берсенә сөйли.)

– Сез бүген глюкоза һәм фруктоза молекулаларының структур формулаларын ачыкладыгыз. Димәк, сез аларга хас химик реакцияләрне дә башкара аласыз. (Лаборатор эшне башкарыр алдыннан, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен искә төшерәләр. Эш өч төркемдә оештырыла. 1 нче төркем – виноград согында «көмеш көзге» реакциясен, 2 нче төркем – глюкоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксидының тәэсирен, 3 нче төркем глюкоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксидын салып җылыту  тәэсирен өйрәнә. Эшнең нәтиҗәсе белән һәр төркем җитәкчесе калган төркем укучыларын таныштыра.)

– Глюкоза альдегидларга хас булганча, тагын нинди үзлекләргә ия булыр?

Укучылар. Водород белән кайтарылу, бромлы суны төссезләндерү реакцияләренә.

Укытучы. Глюкоза гидролиз реакциясенә керәме?

Укучылар. Юк, чөнки ул – мономер. (Укытучы глюкозаның специфик үзлекләре белән үзе экраннан таныштыра: спиртлы әчешү, сөт-кислоталы әчешү.) (4 нче слайд)

Укытучы. Глюкозаның специфик үзлекләрен кеше кайларда куллана ала?

Укучылар. Әчегән сөт ризыклары әзерләгәндә, этил спирты ясаганда, кыяр маринадлаганда һ.б. (Укытучы, глюкозаның һәм фруктозаның куллану өлкәләре белән тулырак танышу өчен, укучыларга таратылма материаллар тәкъдим итә: кефир, катык, 5% лы глюкоза эремәсе, чүпрә, кондитер ризыклары, мармелад, карамель, көзге, чыршы уенчыклары, газлы су, ананас консервы, ясалма бал һ.б. Укучылар ике төркемдә әлеге материалларны өйрәнә, интернетны файдаланып, глюкоза һәм фруктозаны куллану өлкәләре белән таныша, дәфтәргә язып бара. Ике төркем укучылары бер-берсенең җавапларын тулыландыра.)

  1. Яңа үзләштергән белемнәрне беренчел ныгыту
  2. Сызыкча структуралы формуласын файдаланып, глюкозаны гидрирлау

реакциясен языгыз. Барлыкка килгән продукт органик матдәләрнең кайсы классына керер?

  1. Сызыкча структуралы формуласын файдаланып, глюкозага этерификация реакциясен языгыз. Барлыкка килгән матдәнең классын билгеләгез.
  2. Глюкозада төрле функциональ группалар барлыгын ничек исбатларга? (Укучылар тиешле тигезләмәләрне тактага чыгып язалар, исбатлыйлар, дөреслеген тикшерәләр.)
  3. Үзләштергән белемнәрне тикшерү һәм үзбәя

А) Гамәли эш. (Төркемнәрдә эшлиләр.)

Номерланган пробиркаларга глицерин, серкә кислотасы, формалин, глюкоза эремәләре салынган. Бер генә төрле реактив ярдәмендә бирелгән матдәләрне танып белергә. Нәтиҗәләрне язып барырга.

Ә) Сорауларга җавап бирергә.

  1. Бромлы суны төссезләндерми:

а) глюкоза; ә) этилен; б) фруктоза; в) ацетилен.

  1. Фруктозаны гидрирлап кайтару нәтиҗәсендә барлыкка килә:

а) биш атомлы спирт; ә) мармелад; б) алты атомлы спирт; в) катлаулы эфир.

  1. Глюкозадан катлаулы эфир барлыкка килә, ә гади эфир юк.

а) әйе; ә) юк.

  1. Дөрес түгел җавапны табыгыз:

а) глюкоза барлык тере организмнарның күзәнәкләрендә бар; ә) глюкоза фотосинтез вакытында углекислый газдан һәм судан ясала; б) глюкоза оксидлашканда, күп энергия сарыф ителә; в) глюкоза эремәсе медицинада киң кулланыла.

Җаваплар

Гамәли эш. 1 нче пробиркада – глицерин, 2 нчесендә – серкә кислотасы, 3 нчесендә – формалин, 4 нче пробиркада – глюкоза.

Сораулар. 1-б; 2-б; 3-ә; 4-б. (Җаваплар экранда ачыла, укучылар үзләрен әзер җаваплар ярдәмендә бәялиләр, эшләгән эшләре буенча фикерләшәләр.) (5 нче слайд)

Үзбәя (Укучылар, үз белемнәрен бәяләү өчен барлык төр эшчәнлек барышында башкарылган эшләрне (өй эше, әңгәмәдә катнашу, төркемнәрдә эшчәнлекләр, парларда эшләү, тест биремнәре) исәпкә алып, белемнәрне бәяләү битенә гомуми билге куялар.)

VII. Өй эше

  1. Барлык укучылар өчен бирелә: дәреслектәге 87 – 90 нчы битләрне укырга, 93 нче биттәге 4 нче күнегүне эшләргә.
  2. Ирекле эш. «Әһәмиятле пентозалар, аларның молекула төзелеше, химик үзлекләре» темасына иҗади эзләнү эше башкарырга.
  3. БДИга әзерләнүчеләр өчен бирем.

Бирелгән Х1, Х2, Х3, Х4 матдәләрен билгеләргә, түбәндә телгә алынган барлык химик тигезләмәләрне язарга.

Х1 матдәсе – суда яхшы эрүчән, татлы тәме булган төссез кристалл. Чүпрә ферменты тәэсирендә Х1 матдәсеннән сыеклык – Х2 матдәсе һәм газ аерылып чыга. Х2  матдәсе, актив металл белән реакциягә кереп, газ – Х3 аерып чыгара. Х1 һәм Х3  матдәләре, үзара реагирлашып, Х4  матдәсен барлыкка китерә.

VIII. Рефлексия, дәрескә нәтиҗә ясау

– Бүгенге дәрестә сез алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрегезне файдалана алдыгызмы?

– Үз эшчәнлегегез белән нинди дә булса яңа төшенчә өйрәндегезме?

– Моңа кадәр дә таныш булган глюкозаны яңа яктан ача алдыгызмы?

– Үсемлекләр глюкоза ясамаган очракта табигатьне, кешелекне нәрсә көтә дип уйлыйсыз? (6 нчы слайд)

Кушымта.

Глюкоза молекуласының төзелеше

– Әгәр глюкоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксиды салсаң, утырым эри, ачык зәңгәр төстәге бакыр кушылмасы барлыкка килә.

– Глюкоза эремәсе, карбон кислоталары белән реагирлашып, 1дән 5 кә кадәрле кислота калдыгы булган катлаулы эфир барлыкка китерә.

– Әгәр глюкоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксиды салып җылытсаң, кызыл төстәге утырым барлыкка килә.

– Әгәр глюкоза эремәсенә көмеш оксидының аммиаклы эремәсен салып җылытсаң, «көмеш көзге» реакциясе бара.

Фруктоза молекуласының төзелеше

– Әгәр фруктоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксиды салсаң, утырым эри, ачык зәңгәр төстәге бакыр кушылмасы барлыкка килә.

– Фруктоза эремәсе, карбон кислоталары белән реагирлашып, 1дән 5 кә кадәрле кислота калдыгы булган катлаулы эфир барлыкка китерә.

– Фруктоза эремәсенә яңа әзерләнгән бакыр (II) гидроксиды салып җылытканда сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми.

– Әгәр фруктоза эремәсенә көмеш оксидының аммиаклы эремәсен салып җылытсаң, «көмеш көзге» реакциясе бармый.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.