Логотип Магариф уку
Цитата:

Уку елы дистанцион режимда тәмамлана

Быел Татарстан  мәктәпләре, тарихларында беренче мәртәбә, уку елын дистанцион режимда тәмамларга җыена. Беренче булып 1нче сыйныфтан алып, 8нче сыйныфка кадәрге укучыларның бик тә кыйммәткә төшкән саб...

Быел Татарстан  мәктәпләре, тарихларында беренче мәртәбә, уку елын дистанцион режимда тәмамларга җыена. Беренче булып 1нче сыйныфтан алып, 8нче сыйныфка кадәрге укучыларның бик тә кыйммәткә төшкән сабаклары туктый. Алар соңгы дәресләрен иртәгә, 23нче майда  тыңлаяаклар.  Өлкән сыйныф укучыларының дәресләре бер атнага «озынрак» буласы.  Алар   соңгы  дәресләрендәге ноктаны 30нчы майда  куярга исәпли. Әлеге көннәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.
Мәктәп укытучыларының җәйге яллары элек расланган график буенча узуы тәгаенләнгән. Гадәттәгечә, мәгариф фронты «солдатларын»  укучыларны  бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәшәкатьләре көтә.
Быел Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакытының кабат кичектерелүен җиткерәбез. Имтиханнар 29 нчы июньдә башланып китәчәк.  Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.
Быел тугызынчы  сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестация имтиханнары бөтенләй булмый. Йомгаклау билгеләре еллык билгеләргә карап чыгарылалар.
Ирек НИГЪМӘТИ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ