Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучы хатын-кызга суккан, 7 балага зыян салган

Түбән Камада 13 яшьлек укучы хатын-кызга суккан, аны чәченнән өстерәгән һәм 7 баладан акча таләп иткән.  Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.19 сентябрьдә поли...

Түбән Камада 13 яшьлек укучы хатын-кызга суккан, аны чәченнән өстерәгән һәм 7 баладан акча таләп иткән.  Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
19 сентябрьдә полициягә Түбән Каманың 37 нче мәктәбе яны территориясендә хатын-кызның бер яшүсмергә һөҗүм итүе турында хәбәр килгән.  Тикшерү барышында бер атна элек 13 яшьлек яшүсмернең 7 яшьлек малайдан 300 сум таләп итүе, ә тегесе каршы килгәч, аның белән өенә баруы ачыкланган.
Өйдә исә малайларны беренче сыйныф укучысының әбисе каршы алган. Оныгы әбисенә акчасораулары  турында сөйләгән. Әби бу хакта баланың әнисенә әйткән.
Беренче сыйныф укучысының әнисе акча сораган яшүсмерне мәктәп ишегалдында каршы алган һәм аңлатма таләп иткән. Ул яшүсмернең ата-анасына сөйләячәген әйткәч, яшүсмер аны чәченнән тотып алган, битенә суккан һәм качып киткән.
Полиция хезмәткәрләре яшүсмернең башлангыч сыйныф укучыларына янап, даими рәвештә акча таләп итүен ачыклаган. Малайның әтисе гаилә-көнкүрештә тәртипсез булган өчен учетта, ә малае тәртипсезлек сәбәпле күзәтү астында тора икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ