Укучы йөге авырмы?

Бүген – урамнарда, мәктәпләргә илтер юлларда үзгә җанлылык, чөнки Белем көне. Һәркайсының диярлек кулында – чәчәк бәйләме, аркасында – мәктәп рюкзагы. Игътибар иткәнегез бармы икән: укучы бала никадәр түбәнрәк сыйныфта укый – букчасы да шулкадәр авыр, китап-дәфтәрләр белән шыплап тулган була, көчкә-көчкә мәктәпкә сөйрәлеп бара. Ә инде VIII – XI сыйныф укучылары кулында бер-ике дәфтәр салынган пакет булыр.  Ә чынлыкта укучы рюкзагы күпме авырлыкта булырга тиеш икән соң?

Роспотребнадзордагылар белдергәнчә, мәктәп рюкзагының авырлыгы бала гәүдәсе авырлыгының күп дигәндә 10 процентын гына тәшкил итәргә, ягъни 1:10 пропорциясендә булырга тиеш икән.

Шулай ук әлеге нисбәттә баланың индивидуаль үзенчәлекләре дә исәпкә алына. Стандартлар буенча, дәреслек-дәфтәрләр тутырылган рюкзакның авырлыгы мондый:

– 1 – 2 нче сыйныф укучыларыныкы – 1,5 килога кадәр;

– 3 – 4 нче сыйныфларныкы – 2,5 килога кадәр;

– 7 – 8 нче сыйныфларның – 3,5 килога кадәр;

– ә  9 – 11 нчеләрнең 4 килога кадәр.

Моннан тыш, мәктәп портфеленең алдында, ян-якларында һәм өске өлешендә ут чагылдыручы элементларның булуы да зарур икән.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.