Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыбыздан хат!

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе укучылардан килгән хатларга һәрчак бик сөенә. Бүген шундый хатларның тагын берсе килеп иреште.Безгә «Мәгариф» журналы уздырган «Моңлы саз чыңнары...

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе укучылардан килгән хатларга һәрчак бик сөенә. Бүген шундый хатларның тагын берсе килеп иреште.
Безгә «Мәгариф» журналы уздырган «Моңлы саз чыңнары» конкурсы җиңүчесе, Кайбыч районыннан Эльмира Хәсәнова яза:
«Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Матур бүләкләрегез өчен  Сезгә рәхмәтемне белдерәм.  Бүләкләү чарасыннан алган кичерешләр бүгенгәчә саклана. Үзебезнең туган телебез мохитендә булу бик ошады.  Киләчәктә зур уңышлар телим, укучыларыгыз күп  һәм актив булсын. Исән-сау эшләгез!»
Хатыгыз һәм матур теләкләрегез өчен рәхмәт Сезгә, элемтәләр өзелмәсен!

Исегезгә төшереп үтәбез, әле күптән түгел, 10 сентябрьдә Кол Шәриф мәчетенең «Ислам мәдәнияте музее»нда «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары уздырган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган укытучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Бу – татар халкыңы бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан «Моңлы саз чыңнары», дөньяның беренче космонавты Юрий Гагаринның галәмгә юл яруына 60 ел тулуга багышлап «Йолдызларга карап», 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурслары. Бәйгеләр укытучыларның педагогик осталыгын арттыру максатыннан оештырылды.
Әлеге бәйрәм кичәсе турында сылтама аша үтеп укый аласыз

Диләрә Батршина
Фото: Альберт Сабиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ