Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар Бөтенроссия тикшерү эшләрен 1 марттан 20 майга кадәр язачаклар

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт боерыгы белән 2023 елда гомумроссия тикшерү эшләрен үткәрү расписаниесе расланды. Бөтенроссия тикшерү эшләре быел 1 марттан 20 майга кадәр...

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт боерыгы белән 2023 елда гомумроссия тикшерү эшләрен үткәрү расписаниесе расланды. Бөтенроссия тикшерү эшләре быел 1 марттан 20 майга кадәр узачак. Һәр сыйныф һәм мәктәп предметы өчен ВПР уздыруның конкрет даталарын  расписание кысаларында мөстәкыйль рәвештә билгелиләр», – диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, 1 марттан 25 мартка кадәр 10 нчы сыйныф укучылары географияне, 11 нче сыйныф укучылары  тарихны, биологияне, географияне, физиканы, химияне, чит телләрне, шулай ук социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эшен тапшырачак. 10–11 нче  сыйныф укучылары өчен ВПР үткәрергәме икәнен мәктәпләр үзләре хәл итәчәк. Шул ук вакытта 11 нче сыйныф укучыларының контроль эшләре , БДИ формасында  тапшыру өчен сайлап алмаган предметлар буенча үткәрелергә тиеш.
15 марттан 20 майга кадәр 6 нчы сыйныфлар өчен тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча, 7 нче сыйныфлар  тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физика буенча, 8 нче сыйныфлар тарих, биология, география, җәмгыять белеме, физика һәм химия буенча ВПР узачак.  5–8 нче сыйныфларда тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча ВПР уздырганда, катнашучыларга  компьютерда эшләр башкару мөмкинлеге бирелә. Моның өчен расписаниедә   4 апрельдән 17 апрельгә кадәр чор һәм резерв көне – 18 апрельдә, диелә хәбәрдә.
https://mon.tatarstan

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ